Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Әтнә сабан туена кайткан интертат журналисты Юлайның Әтнә турында фикерләре

Читтән зур-зур суммага артист та юк, авыл кешесенә дә ихтирам бар! Мондый Сабантуйлар да калган, ләбаса, яки Әтнә хакимиятенә – респект!

Сабантуй электән үк кыр батырларына, табын түрләребезне ак алтын белән тәэмин итүче нык беләкле савымчыларыбызга һәм дә терлекчеләребезгә рәхмәт белдерү, аларны данлау чарасы булган. Замана барган саен бәйрәм тантанасы да үзгәреш кичерә. Журналистыбыз Юлай Низаев Әтнә һәм Алабуга Сабантуйларын тамаша кылып кайтты.

Әтнә районы сабан туе Каенсар урманы янындагы болында үтә икән. Бу Сабантуй мине ифрат дәрәҗәдә халыкчан булуы белән таң калдырды. Бирегә зур-зур суммалар түләп эстрада җырчыларын чакырмаганнар, җирле ансамбльләр, артистлар рәхәтләнеп сәхнә тотты. Шул ягы белән дә бик үзенчәлекле булды әлеге район хезмәт туе.

Әтнә Сабан туеның пролог өлеше бабай белән онык әңгәмәсеннән, оныкның изге дога кылуыннан башланып китте. Соклангыч хәерле күренеш бит. Шуна әйтим әле: әле кайчан гына сабан туйларында исерткечләр «гөрләвеге» ага иде дә, чирәмнәрдә «салметдин» иптәшләр аунап ята иде. Менә Ходайның бәрәкәте – аек Сабантуйлар, иман кодрәте хөкем сөрә! («Бәйрәм булгач, бәйрәмчә булсын» дигән фикерләр ишетелә анысы).

Пролог хакында тәфсилләбрәк бәян итәсем килә. Әлбәттә, авылча ул, ә шулай да бик ямьле булды. Прологта биюче мәдәният хезмәткәрләренең хореографияләре аксый инде, моны югары сәнгать белгече булмасам да, чамаламау мөмкин түгел. Милли костюмнары да гади генә иде.

Әтнә сабан туенда бәйрәмнең гомер-гомергә төп бизәге булган кыр батырлары һәм терлекчеләре җигүле ат тарантасларында, арбаларында мәйданны гаиләләре белән урады. Аларның һәркайсы – искиткеч үрнәк пар, күпчелеге – күп балалы ата-ана.

Ә бит кайбер районнарда, җирлекләрдә мәйдан түренә җигүле ат «карета»ларында җитәкчеләр керә... Әтнә районы җитәкчелегенең шулай күркәм итеп гади авыл уңганнарын хөрмәтләүләрен күреп сокландым. Сәхнәгә дә, иң беренче булып, авыл хуҗалыгы тармагының төрле звено алдынгылары менде, аннан соң гына түрәләр күтәрелде. Бу күренеш тә мактауга лаек бит, иптәшләр? Гомумән, бу җәһәттән Әтнә хакимиятенә – респект!

Фәрит Мөхәммәтшин: «Әтнә районы сабан туена күрше Марий Элдан да халык күп килә»

Халыкны бәйрәм уңаеннан котлап, Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Әтнә сабан туеның чын-чынлап милләтләр дуслыгын исбат итүен әйтте.

«Беләсезме, минем уйлавымча, чиста татар авылларында Сабантуй традицияләре саклана, буыннан буынга күчә. Нәкъ Әтнәдәгечә. Халкыбыз Сабантуйларны көтеп ала, бу бәйрәм – очрашулар, хезмәтне данлау, күңелле уеннар урыны. Әтнә сабан туена күрше Марий Элдан да халык күп килә», – диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Шулай ук ул Әтнә районының авыл хуҗалыгы һәм икътисад тармагы буенча алдынгылар сафында булуын билгеләде. «Республикада интеграл күрсәткечләр буенча Әтнә районы 5нче урында булса, терлекчелек нәтиҗәләре нигезендә беренче урында бара», – дип искәртте ул.

Фәрит Хәйрулла улы шулай ук Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның Сабантуй уңаеннан тәбрикнамәсен ирештерде.

Әтнә районы башлыгы: «​​Безнең район  чиста авыл хуҗалыгы муниципалитеты»

Район башлыгы Габделәхәт Хәкимов та халыкка бәйрәм уңаеннан тәбрикләү сүзләре җиткерде һәм муниципалитетның социаль-икътисади уңышлары хакында сөйләде.

Җитәкче әйтүенчә, Әтнә игенчеләре нәтиҗәләре Татарстанда һәр елны беренче бишлектә тора.

– Әтнә районы – чиста авыл хуҗалыгы муниципалитеты. Елның-елында игенчеләребезнең республика күләмендә беренче бишлектән төшкәннәре юк. Ә инде терлекчеләребезнең эш нәтиҗәсе – 20 елдан артык районыбыз бу өлкәдә алдынгы! Узган Авыл хуҗалыгы елында да Әтнә хуҗалыкларында һәр сыердан 11 мең 400 килограмм сөт савылды.

Бүгенге көндә районыбызның социаль-икътисади хәле тотрыклы. Без бик күп дәүләт программаларында катнашабыз. Алар ярдәме белән авыл җирлекләренең яшәеше яхшыра, – дип бәян итте Әтнә районы башлыгы.

Әтнә районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе: «Терлек азыгына игътибар арта»

Әтнә районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ленар Сәмигуллин әйтүенчә, елдан-ел терлек азыгына игътибар арта. Быел районда кукуруз культурасы чәчелгән мәйданнар күбәйгән.

– Безнең районда чәчүлекләр күбрәк терлек азыгы өчен каралган. Быел кукурузны 2 мең гектарга күбрәк чәчтек, шулай ук люцерна чәчүлекләре күбәйде. Елдан-ел терлек азыгына игътибар арта. Аллага шөкер, безнең хуҗалыкларда терлекнең башы саны да артып бара, – дип сөйләде ул.

Ленар Сәмигуллин һава торышы шартлары игенчеләргә сынау куйганын әйтте.

– Һәрбер язгы чәчү кампаниясе үзенчәлекле булган кебек, быел да бу эш табигать шартлары көйсезлеге белән сузылды. Тулаем 27 мең гектарда чәчү эшләре башкардык, шуннан тыш 10 мең 500 гектарда күпьеллыклар, 7 мең гектарда көзге культуралар тукландырылды, – диде ул. – Көзге культуралар басулары яңгыр булмау сәбәпле начар тишелешле булды, язгы культуралар белән яңадан чәчәргә туры килде. Һава торышы кырыслыгы аркасында хәтта 10 көнләп туктап торырга туры килде, – диде ул.

Милли бәйрәмнең «Кыр батыры» булып «Мәңгәр» хуҗалыгы игенчесе Айнур Сабиров танылды. Айнур Айдар улы «МТЗ-1221» тракторында 786 эт/га язгы кыр эшләре башкарганы билгеле булды. Ул 1129 гектарда чәчкән, 209 гектарда җирдә «зәб» тырмалаган.

Сабан туеның «Баш батыры» исеменә Радик Шакиров лаек булды.

Тәнкыйть – кәнфит булмаса да, кабул итегезче, әтнәлеләр!

Сабантуй программасы чаралары бик тыгыз иде. Рәсми кунакларны авылларның сәнгатькәрләре, үзешчән коллективлары әзерләгән «нокта»лар буенча иң башта ук йөртеп чыгарасы булган. Нигә алай эшләргә иде дисәгез – кунаклар ат чабышына ашыкканда тиз-тиз генә атлап карап чыкты аларны... Мәдәният хезмәткәрләре ул вакыт аралыгында үз потенциалларын тулысынча ача алмадылар. Хәер, әлеге хаталар төзәтерлек һәм зыянлы түгел!

Әтнә һәм Алабуга Сабан туйларын чагыштырганнан соң журналист фикерләре:

  • Эстрада җырчысы чакырылган Сабантуйга халык барыбер күбрәк килә. Бу күренеш район яки шәһәр муниципалитетына гына хас түгел. Халыкка бит артист, эстрада җырлары кызык, ә район мәдәниятендә хезмәт куйганнарны кеше көндәлек тормышта да тыңлый ала. Аларның репертуарлары белән дә тамашачы яхшы таныш. Әлбәттә, интернет киңлекләрендә эстраданы Сабантуйларга чакыруга карата фикерләр тискәре. Ә артистсыз Сабантуйны тамаша кылырга әзерләр күп микән? Авыл кешесенә ихтирам кимегән заманда, Сабантуйларны да җырчылар гына тота түгелме соң?!
  • Әтнә Сабан туенда бәйрәмнең гомер-гомергә төп бизәге булган кыр батырлары һәм терлекчеләре җигүле ат тарантасларында, арбаларында мәйданны гаиләләре белән урады, шулай ук сәхнә түренә дә алар беренче булып менделәр. Алар артыннан гына мөхтәрәм түрәләр. Ә Алабугада сәхнәгә бүләкләнергә менәргә әзерләнеп торган иптәшләрне дә сәхнә алды мәйданына кертергә ашыкмадылар.

  • Алабуга Сабан туенда мин ниндидер «мөгез чыгарырдай» күренешләрне, театр, җыр һәм бию сәнгате берләшкәнен көткән идем. Әмма моны сизмәдем. Шулай да, Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллиятенең Сабантуй мәданындагы тырышлыкларын әйтмичә булмый.

  • Әтнә&Алабуга: Әтнә Сабан туе миңа халыкчанлыгы, җир улларына, көнне-төнгә ялгап эшләгән савымчыларга һәм башка звено авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренә карата булган хөрмәт белән сокландырды.

  • Алабуга Сабан туенда – шәһәрчә бәйрәмне тамаша кылдым.

  • Тулаем алганда, ике Сабантуйның үзгә бер ямьле вә матур яклары булды.

Тулырак Интертат сайтыннан укый аласыз

Интертат

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев