Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Әтнә сабан туенда музей хезмәткәрләре “Татарларда авыл йорты күренеше” темасына күргәзмә әзерләде

Сабантуй кунакларын ишегалдын тасвирлап куелган читән, аның өстенә “кунаклаган” әтәч, тавык, казлар җәлеп итте.

Халкыбызның иң күңелле һәм шатлыклы милли бәйрәме – Сабантуйга Әтнә районы Туган якны өйрәнү музее һәм филиаллары ( Сибгат Хәким әдәби музее һәм Шиһабетдин Мәрҗани тарихи музее) хезмәткәрләре “Татарларда авыл йорты күренеше” темасына күргәзмә әзерләде. Бер гасыр элек һәр йортта җиһаз булып торган кашага, тәрәзә пәрдәләре, сәке, чигелгән карават һәм өстәл итәкләре, корама юрган, урындык, сандык, аның өстенә куелган чигелгән мендәрләр, урын-җир кирәк-яраклары, челтәрләр, сөлгеләр, суккан паласлар, бала бишеге, чыгыр куелды. Стенага эленгән шамаил, сәгать тә борынгылыкны күрсәтеп тора иде. Чәй өстәленә чәйнек-самавыр, милли ризыклар һәм чәй ризыклары куелды. Сабантуй кунакларын ишегалдын тасвирлап куелган читән, аның өстенә “кунаклаган” әтәч, тавык, казлар җәлеп итте. Милли бизәкле чиләк-көянтәләр, казык башындагы чуен, сабан ашлыгы җитештерүдәге төп эш кораллары да күргәзмәне карарга килүчеләрнең игътибарыннан читтә калмады. Иләк белән он иләү, чигү һәм йон оекбаш бәйләү буенча мастер-классларда катнашучылар да булды.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев