Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Әтнә үзәк итапханәсенә автордан бүләк

Районыбызның тагын бер авылы тарихы турында китап дөнья күрде.

Яңа Шашы авылында яшәүче райондашыбыз Хәсәнова Тәзкирә Йосып кызы үзенең яңа гына басылып чыккан «Аяусыз тарих тегермәне ташлары аша үткән Яңа Шашы (ШАШЫ) авылы тарихы» исемле китабын үзәк китапханәгә бүләк итте.
Әлеге хезмәт белән танышкан һәр кеше Яңа Шашы авылының үткәнен, аныӊ кешеләрен искә алырга, куйган хезмәтләрен бәһаләргә күпмедер дәрәҗәдә мөмкинлек ала. Күп мәгълүматларны, фоторәсемнәрне туплауга Яңа Шашы авылы китапханәчесе Нәҗмиева Надия Габделкотдус кызының да зур ярдәме кергән.
Бүләк ителгән басма китапханәбез киштәсендә лаеклы урын алып, һичшиксез үз укучысын табыр һәм укучыларыбыз аны яратып кабул итер дигән теләктә калабыз. Авторга яңадан-яңа иҗади уңышлар, исәнлек саулык, бәрәкәтле, озын гомер телибез!
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев