Әтнә Үзәк китапханәсе дусларын бүләкли
15 май көнне Халыкара гаилә көне уңаеннан китапханәнең чын дусларын ихлас күңелдән котлап, матур теләкләр җиткереп, истәлекле бүләкләр тапшырып кайттык.
Әтнә Үзәк китапханәсеннән шулай дип хәбәр иттеләр.
Китапханәгә даими йөрүче, китапның тәмен тоеп укучы гаиләләр бик күп районыбызда. Әлеге гаиләләр өчен китап – белем чыганагы, фикер сандыгы, тугры дус та, сердәшче дә.
«Барлык гаиләләргә олы рәхмәтебезне җиткерәбез. Гаилә белән китап уку кебек күркәм гадәтне дәвам итүегезне телибез. Китапка, әдәбиятка булган мәхәббәтегез сүрелмәсен, китапханәбезгә юлны онытмагыз», – диләр китапханәчеләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев