Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Әтнә үзәк китапханәсендә “Күңелле уеннар көне” көне үтте

Балаларның язгы каникулларын күңелле, файдалы, кирәкле итеп үткәрү максатыннан, бүген китапханәдә “Күңелле уеннар көне” оештырылды.

Балаларга төрледән-төрле  кызыклы мавыктыргыч өстәл уеннары тәкъдим ителде.  

    Өстәл уеннарын бик борынгы заманнарда ук уйнаганнар. Бүгенге комьютер заманында да алар популярлыгын югалтмый. Өстәл уеннары вакытны күңелле үткәрү чарасы гына түгел, ул ләззәт тә, бер үк вакытта үсеш тә. Өстәл уеннары белемнәрне үстерергә, фикерләргә, хәтерне яхшыртырга, уйларга өйрәтә һәм шул ук вакытта командада эшли белү осталыгын да үстерә. Шулай ук,  балалар уен барышында  нәтиҗәләр һәм карарлар кабул итәргә, бер-берсе белән аралашырга өйрәнәләр.

     Чарада катнашучылар уеннарда актив катнашып рәхәтләнеп ял иттеләр. Төрле өстәл уеннары – шахмат, шашка, домино уеннарында көч сынаштылар, күмәкләшеп лото уены, дартс, твистер уйнадылар, кроссворд-ребуслар чиштеләр.

     Китапханәдә “Күңелле уеннар көне” җылы һәм дустанә мохиттә узды, уку залы шатлык-сөенеч хисләре, җиңү һәм шатлык авазлары белән тулды. Укучыларыбыз тагын бер кат китапханәнең китаплар хәзинәсе генә түгел, ә аралашу, яңа дуслар табу һәм, әлбәттә, яхшы кәеф һәм уңай тәэсирләр алу чарасы булуына инанды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев