Әтнәбезнең туган көне бүген
Бүген – 25 октябрь! Һәр әтнәленең күңеленә нык сеңгән, тантаналы көн. Газета укучыларыбыздан шул хакта сораштык.
Марат Хәбибуллин, Олы Әтнә авылы:
– 1990 елның октябрендә “Тукай” совхоз-техникумы директоры Габделәхәт Хәкимовның улы туды. Район башлыгы итеп сайлангач, ул ярымшаярып, ярымҗитди хәлдә: “Айназ районны алып кайтты”, – диде. Чөнки 25 октябрь көнне Әтнәбезгә район кабат кайтты. Мин ул вакытта КДУның экологик факультетын тәмамлап ята идем. Чама белән юллама алып хезмәт юлын кайда башлыйсымны да белдем – Яңа Чишмә районында Хезмәтне саклау инспекторы булырга тиеш идем. Район үзебезгә кайткач, укыган җирдә кат-кат сорап, бирегә кайттым. Инспектор булмадым, әлбәттә. Башта техникумга урнаштым, аннан – редакциягә һәм менә бүгенге халәткә килеп ирештем. Аллаһка шөкер, дим. Кайдадыр читтә солтан булганчы, үз туган җиремдә олтан булып яшәвем – үз якташларымның аяк астында булса да ятам. Шуңа шатланам, куанам.
Гөлүсә Батталова, Күәм авылы:
– 25 октябрь – ул тарих хакыйкате тантана итеп, Әтнә районы кабат оешкан көн. Бу дата Әтнә җиренең һәр кешесе өчен бик кадерледер дип уйлыйм. 1990 елны мин 2 сыйныфта гына укый идем әле. Шуңа күрә ул көнне мизгелләре белән үк хәтерләп тә бетерә алмам. Районыбыз оешуга 15, 25 ел тулган даталарның тантанасы гаҗәеп бай һәм тирән эчтәлекле театраль тамаша буларак, Әтнә театры сәхнәсендә узды. Әлеге чараларда шигырьләремнең яңгыравы, шушы 34 еллык яңа тарихыбызда Әтнә төбәге турында үзе бер китап булырлык шигырьләр тууы – минем өчен зур горурлык. Ватанпәрвәрлек туган җирең, туган туфрагыңны яратудан башлана, ә минем Әтнә җиренә булган мәхәббәтем – мәңгелек!
Әнәс Насретдинов, Кече Әтнә авылы:
– Ул чорда мин “Тукай” совхоз-техникумының профсоюзлар җитәкчесе булып эшли идем. Минемчә, район кабат торгызылу безнең халык өчен аерым дәүләттә яшәгән кебек. Райондагы юллар, күперләр, тормыш-көнкүреш һәм спорт объектлары – кечкенә Әтнә районы өчен зур горурлык. Халык өчен бөтен шартлар да бар. Күмәк хуҗалыкларыбыз югары күрсәткечләр белән эшлиләр. Ә дини яктан алсак, Аллаһка шөкер, авылларыбызга кабат иман нуры иңде. Бу һәркем өчен – зур бүләк!
Гөлшат Нәҗмиева, Олы Әтнә авылы:
Районыбызны оештыру артыннан Габделәхәт Хәкимов җитәкчелегендә комиссия йөрде. Әтнә районын булдыру өчен нык тырыштылар. Элек һәр документ, белешмә өчен Арчага йөри идек. Мин ул вакытта Олы Әтнә балалар бакчасы мөдире идем. Өлкәннәр, юл газабы – гүр газабы, дип белеп әйткәннәр. Хәзер бөтен уңайлыклар бар: юлларыбыз – асфальт, газ ягабыз, хәтта “Чиста су” керде. Адәм баласы шундый бит ул, бәлки барысы да ярап та бетмидер, кояш та бар кешегә дә ярамый бит. Әмма моның кадәр уңайлыгы булган җирдә яшәү – бик рәхәт. Әтнә кабат район булып оешкач, бер елны берьюлы өч яңа объект – больница, Олы Әтнә авылында мәчет һәм балалар бакчасы ачылды.
Шул көннән районыбызда яңадан-яңа объектлар күтәрелә. Зур шатлык бу.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев