Әтнәдә 8-9 сыйныф укучылары өчен һөнәри пробалар
Хәбәрләр

Әтнәдә 8-9 сыйныф укучылары өчен һөнәри пробалар

10 ноябрь көнне «Киләчәккә билет «һөнәри юнәлеш бирүнең бердәм моделе» проекты кысаларында Габдулла Тукай исемендәге Әтнә авыл хуҗалыгы техникумында 8-9 сыйныф укучылары өчен һөнәри пробалар үткәрелде

Һөнәри пробалар барышында укучыларның актив катнашуы, сораулары һәм бирелгән эшләрне тырышып башкарулары аеруча игътибарга лаек. Алар һәрбер һөнәрнең үзенчәлекләрен, аның катлаулылыкларын һәм шул ук вакытта аның киләчәген күрә алдылар. Бу эшләр, һичшиксез, яшүсмерләргә үзләренең алга таба нинди юлны сайларга кирәклеген ачыкларга ярдәм итәр дип ышанырга була.

«Киләчәккә билет» проектының мондый чаралары укучыларны һөнәр сайлауда мөһим адым ясарга дәртләндерә, аларның дөньяга карашын киңәйтә һәм киләчәккә булган омтылышларын көчәйтә. Габдулла Тукай исемендәге Әтнә авыл хуҗалыгы техникумында үткәрелгән бу һөнәри пробалар – яшь буынны һөнәри юлдан башлануга этәрүче зур һәм файдалы эш.

 Гульнара Халикова.


Нет комментариев