Әтнә яңалыклары

"Әтнә таңы" газетасы - Әтнә районы

16+
Хәбәрләр

Әтнәдә «Балыкчылар бәйрәме» бик күңелле үтте

Әлеге чара балык тоту осталарын гына түгел, ә табигать кочагында ял итәргә, милли традицияләрне яңартырга теләгән күпләгән кунакларны бергә җыйды.

Борынгыдан килгән традицияләрне һәм табигать матурлыгын бергә үргән «Балыкчылар бәйрәме» районыбызның Күңгәр авылы Атау плотинасында югары дәрәҗәдә һәм бик күңелле үтте. Әлеге чара балык тоту осталарын гына түгел, ә табигать кочагында ял итәргә, милли традицияләрне яңартырга теләгән күпләгән кунакларны бергә җыйды.
Иртәнге таңнан — җиңүгә таба!
Бәйрәм иртәнге сәгать 5:00-дә үк балыкчыларны теркәү белән башланып китте. Чын балыкчылар өчен таң ату — иң кадерле һәм нәтиҗәле вакыт. Сәгать 8:00-дә исә чараның тантаналы ачылышы булды. Көн дәвамында кунакларны уеннар, җыр-биюләр һәм, иң мөһиме, учакта пешкән тәмле уха, табада пешкән коймак һәм кайнар чәй көтә иде. Сәгать 9:00-да бәйрәмнең иң дулкынландыргыч өлеше — җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы башланды.
Талант та, осталык та биредә күренә.
Быелгы бәйрәм нәтиҗәләре буенча төрле номинацияләрдә иң-иңнәр ачыкланды:
Иң яшь балык тотучы: югары дәрәҗәдә осталык күрсәткән  — Галиева Сәйлән. Сәйлән бу ярышта елның-елында актив катнаша.
Иң олы балык тотучы: яшьләргә үрнәк булып торучы хөрмәтле ветераныбыз — Васыйл Сафиуллин (67 яшь).
Иң кечкенә балык тотучы: Бу номинациядә нәтиҗәләр тигез булды. 9 сантиметрлы балык тоткан балыкчылар — Хайруллин Адель һәм Филатов Айваз бүләкләнде.
Иң күп һәм иң зур балык тотучы:Быелгы бәйрәмнең чын герое булып Вәлитов Альмир танылды! Ул берьюлы ике номинациядә җиңде: иң күп балык (6 данә) һәм иң зур балык (205 грамм). Шулай ук иң зур балык номинациясендә Мөхәмәдъяров Альмир да (195 грамм) югары нәтиҗә күрсәтте.
Гаилә кыйммәтләре һәм бәйрәмнең тылсымы «Балыкчылар бәйрәме» — иң беренче чиратта гаилә бәйрәме. Бирегә районның төрле авылларыннан менә дигән балыкчы гаиләләр килгән иде:
Түбән Шашыдан — Абдуллиннар
Яңа Җөлбидән — Хайруллиннар
Күңгәрдән — Филатовлар
Олы Әтнәдән — Сафиуллиннар һәм Муратовлар
Ташчишмәдән — Әхәтовлар гаиләсе.
Бәйрәмнең иң соклангыч һәм тылсымлы мизгеле булып Габдрахманова Ландышның чыгышы танылды. Ул бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның әкият герое — Су анасы булып киенеп килеп, «Бәйрәмнең тылсымлы бизәге» номинациясендә лаеклы рәвештә җиңү яулады һәм чарага үзенчәлекле ямь өстәде.
Әтнә районында үткән әлеге чара халкыбызның татулыгын, табигатькә булган мәхәббәтен тагын бер кат исбатлады. Нинди генә номинация булмасын, бу көнне һәр катнашучы җылылык, күтәренке кәеф һәм онытылмаслык хатирәләр алып кайтты! - дип хәбәр итә район мәдәният йорты үзенең социаль челтәрендә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев