Әтнәдә этләргә чип куялар
Татарстан Республикасында агымдагы елның 1 гыйнварыннан этләрне мәҗбүри теркәтү турындагы закон үз көченә керде.
Соңгы вакытта этләр турында күп сөйлибез. Чөнки алар тарафыннан кешегә ташлану очраклары да еш кабатланып тора. Шул уңайдан эт асраучылар өчен яңа таләпләр кертелә.
Район ветеринария берләшмәсенең мал табибы Газинур Нигъмәтҗанов шул хакта аңлатып үтте. – Бу закон нигезендә эт асраучылар хайваннарына чип куйдырырга һәм дәүләт ветеринария оешмасында теркәтергә тиешләр. Шулай ук этләрне асрау кагыйдәләренә өстәмә таләпләр куела. Бу таләпләр эт хуҗаларының җаваплылыгын арттыру һәм әйләнә-тирәдәгеләргә куркынычсыз мохит булдыру өчен кертелә. Кызганычка каршы, соңгы вакытларда этләрнең кешеләргә ташлану очраклары турында еш ишетәбез. Безнең район авылларында да, ишегалларында, хәтта өй эчләрендә күпләп эт асраучылар бар. Узган елның көзендә Күшәр авылында өй эчендә асраган этләре хуҗаларның үзләренә ташланып, ике хатын-кыз бик авыр хәлдә калганнар иде. Агымдагы елның 1 июленнән эт асрау кагыйдәләрен бозган өчен (мәсәлән, караучысыз урамга чыгарып җибәрү, җәмәгать транспортында намордниксыз йөртү, теркәтүдән баш тарту һәм башкалар) штрафлар да кертеләчәк.
Әтнә ветеринария берләшмәсе тарафыннан этләрне теркәү эше безнең районда да башланып китте. Эшне җиңелрәк оештыру өчен эт асраган хуҗалыклар авыл советларына шалтыратып, бу турыда яздырып куйсалар иде. Өйгә килеп эткә чип кертү 220 сум була. Бу эшкә җитди һәм җаваплы карасак иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев