Әтнәдә язучы Әлфирә Кадыйрова-Гайфетдинова белән очрашу үтте.
Аның китапларын Англия, Швеция, Германия, Грециядә яшәүче татарлар да укый.
12 ноябрь көнне,Әтнә үзәк китапханәсендә Киров өлкәсенең Иске Пенәгәр авылында яшәп иҗат итүче, үзенең “Син бит чегән кызы”, “Ә кулыңда синең сирень иде”, “Кыз баланың күз яшеннән саклан!”, “Бүре үзәне” повестьлары аша таныш булган, ачык йөзле, киң күңелле, гаҗәеп талант иясе – Әлфирә Кадыйрова-Гайфетдинова белән искиткеч җылы, җанга рәхәт очрашу үтте.
Әлфирә ханым әсәрләрен артык катлауландырмыйча, гади тел белән яза, менә шул гадилеге белән ул меңнәрчә укучы йөрәгенә юл яра да инде. Меңнәрчә кеше аның китапларын сатып ала, китап геройлары язмышларына ияреп, алар өчен яна, көя. Аның китапларын Англия, Швеция, Германия, Грециядә яшәүче татарлар да укый.
Кичәгә районыбызның әдәбият сөюче, татар теленә, мәдәниятенә, әхлак темаларына битараф булмаган, язучының һәр әсәрен яратып укучы тугры китап укучылар, иҗат әһелләре, район һәм мәктәп китапханәчеләре, татар теле һәм әдәбияты укытучылары җыелды.
Автор үзенең иҗатына, китапларны язу тарихына тукталды, геройларының үзенчәлекле язмышлары белән таныштырып үтте. Шулай ук кунагыбыз әдәбият мәсьәләләреннән алып, гаилә хәлләренә бәйле сорауларга кадәр авырыксынмыйча, бер нәрсәне дә яшермичә тәфсилле җаваплар бирүе белән тамашачыларның мәхәббәтен яулады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарии
0
0
Ике шигырь китабы, ике фәнни себер татарлары җыр көйлэре чыгарып та, Әтнә үзәк китапханәсендэ тавышымны ишеттерә алмадым шул. Житмәсә бер шигырьләр жыентыгымны район китапханәләренә таратсам да. Укенеч белән Олы Бәрәзәдән Илгиз Кадыйров.
0
0
0
0
Мин уземдэ аңламадым. Ни өчен кирәк ? Әтнәдән чыккан язучылар белән таныштырсалар күпкә отышлы булыр иде. Сабыр итик Илгиз абый, безнен урамга да бәйрәм килер әле.
0
0