Әтнәдә махсус хәрби операция зонасыннан ялга кайткан Альмир Шиһапов сөйгәне Алсу белән никахларын рәсмиләштерделәр
Башка туйлар белән чагыштырганда монысы үзгә.
Махсус хәрби операция зонасыннан вакытлыча ялга кайткан Альмир Шиһапов сөйгәне Алсу белән никахларын рәсмиләштерделәр.
ЗАГС бүлегендә Альмир белән Алсуның якыннары, дуслары, хезмәттәшләре яшь парларга үзләренең җылы теләкләрен җиткерделәр. Күзләрдә шатлык, йөзләрдә елмаю балкый. ЗАГС хезмәткәре матур теләкләр белән мөрәҗәгать иткәч, Альмир белән Алсу бер-берсенә мәңгелек мәхәббәт антлары бирделәр, алтын балдаклар киделәр.
Яшьләрнең шатлыклы йөзләре, күзләрендәге мәхәббәт нуры мәңгегә сакланып калыр.. Алсу Альмирны һәрвакыт көтеп алачак, аңа терәк һәм ышаныч булачак. Аларның мәхәббәтләре ерак араларны да җиңәр, бер-берсенә булган хөрмәт хисләре беркайчан да сүрелмәс.

Яшьләрне район башлыгы Рөстәм Хисамиев та котлады.
Без дә әлеге яшь гаиләгә ныклы сәламәтлек, озын гомер, гаилә бәхете телибез. Мәхәббәт учакларыгыз һәрвакыт балкып торсын, тормышыгыз шатлыклы мизгелләргә бай булсын! Иң мөһиме – күңел тынычлыгы һәм иминлек юлдаш булсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев