Әтнәдә «Мин - Россия гражданины: минем сайлавым - закон һәм куркынычсызлык» конкурсы җиңүчеләрен бүләкләделәр
Хәтерләсәгез, район хакимияте белән берлектә «Мин - Россия гражданины: минем сайлавым - закон һәм куркынычсызлык» конкурсы игълан иткән идек.
Төрле-төрле видеоязмалар килде. Җиңүчеләрне билгеләү дә җиңел булмады.
Бүген район администрациясенең актлар залында "Мин - Россия гражданины: минем сайлавым - закон һәм куркынычсызлык"конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү булды.
Җиңүчеләрне Әтнә районы башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Каюмов котлады, ул үз чиратында катнашучыларга кыюлыклары, битараф булмаганнары, ирешелгәннәрдә генә тукталып калмаганнары өчен рәхмәт белдерде.
Шулай ук законнарны өйрәнүне дәвам итәргә, актуаль мәсьәләләр буенча фикер алышырга һәм үз идеяләреңне тәкъдим итәргә кирәклеген искәртте. Чара барышында яшьләргә хокук дөньясын ачарга ярдәм иткәннәре өчен педагогларга да рәхмзтен җиткерде.
Җитәкче үз чиратында мондый конкурсларны киләчәктә дә дәвам итәргә кирәклеген ассызыклады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев