Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Әтнәдә “СВОга ярдәм иткән өчен” медале тапшырылды

Әлеге бүләкне аларга хәрби кыр почтасы часте командиры, полковник Р.Ибраһимов юллаган.

Яңа атнаның район хаки­мия­тендә уза торган дүшәмбе киңәш­мәсе истәлекле вакыйга белән башланып китте.
Районыбыз башлыгы Габделәхәт Хәкимов махсус хәрби операциядә катнашкан ир-егетләребезгә һәрдаим ярдәм оештыруда башлап йөргән, алай гына да түгел, алар белән гел элемтәдә торган Алия Абдуллинага һәм махсус хәрби операция башланганнан бирле үз машинасы белән гуманитар ярдәм илтүче, Күлле Киме авылыннан Айзат Каюмовка “СВОга ярдәм иткәне өчен” медальләре тапшырылды. Әлеге бүләкне аларга хәрби кыр почтасы часте командиры, полковник Р.Ибраһимов юллаган. Аерым алганда боерык өземтәсендә: “Россия Федерациясеннән мо­би­лизацияләнгән, махсус хәрби опе­рациядә катнашучы хәрбиләргә актив булышкан һәм гуманитар ярдәм иткән өчен бүләкләнә”,  дигән сүзләр бар.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев