Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
Хәбәрләр

Әтнәдә - «Татар китабы-2026»

Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән уздырыла торган «Татар китабы-2026» конкурсы кысаларында үтүче очрашуларның чираттагысы Әтнәбездә дә узды.

Килгән кунакларыбыз – "Татарстан китап нәшрияты" баш мөхәррире урынбасары Ләйсән Миңнуллина, "Татарстан китап нәшрияты" матур әдәбият редакциясе мөдире Галимҗан Гыйльманов яңа, масштаблы «Татар китабы» бәйгесе, аның таләпләре турында чыгыш ясап яшь иҗатчыларга үзләренең киңәшләрен җиткерделәр. Бәйгенең миссиясе: Татарстан Республикасында яшәүче сәләтле авторларны табу һәм аларга ярдәм итү, татар әдәбиятын популярлаштыру.

Очрашуны Казан шәһәр филармониясе солист-вокалисты, Халыкара конкурслар лауреаты Рөстәм Насыйбуллинның чыгышлары, якташ шагыйрьләребезнең һәм каләм тибрәтүче яшь иҗатчыларыбызның шигырьләре бизәде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев