Әтнәдә татарча шигырь һәм азан бәйгесе көтелә
Атна башында Олы Әтнә мәчетендә район имамнары җыелышы узды.
Биредә алда торган чаралар буенча фикер алышынды. 17 ноябрь көнне иртәнге сәгать 9.00дә туган тел кулланышын үстерү һәм яшь буынны дингә тарту максатыннан дини темадагы шигырьләр сөйләү бәйгесе уза. Башта, әлбәттә, бу бәйгенең җирле этабы авыл мәхәлләләрендә үтә. Теләге булган балаларга авыл имамнарына мөрәҗәгать итү кирәк.
Ә декабрь ае урталарында азан әйтү бәйгесе узачак. Бу очракта да теләүчеләргә башта авыл мәхәлләләренә әйтү шарт.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев