Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Әтнәдә террорчылыкка каршы очрашу булды

Әтнә муниципаль районының ике мәйданчыгында укучылар һәм студентлар белән «конструктив диалог»проекты кысаларында террорчылыкка каршы комиссиянең яшьләр һәм җәмәгать ярдәмчеләре белән очрашулар узды.

03 октябрьдә Әтнә муниципаль районының ике мәйданчыгында укучылар һәм студентлар белән «конструктив диалог»проекты кысаларында террорчылыкка каршы комиссиянең яшьләр һәм җәмәгать ярдәмчеләре белән очрашулар узды.

"Конструктив диалог" - ул куркынычсызлык өлкәсендә компетенцияләр һәм белемнәр формалаштыруга һәм үстерүгә, укучыларның һәм студентларның психологик сәламәтлегенә ярдәм итүгә, яшьләр арасында экстремизмны һәм террорчылык идеологиясен профилактикалауга юнәлдерелгән үстерү чаралары.

Проект Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Мәгариф министрлыгы белән берлектә Татарстан Республикасы Террорчылыкка каршы комиссия аппараты һәм «Татнефть» хәйрия фонды ярдәмендә ТР Иҗади яшьләр академиясе тарафыннан гамәлгә ашырыла.

Беренче мәйданчык Олы Әтнә урта мәктәбендә узды, укучылар цифрлы гигиена, мәгълүмат киңлегендә манипуляция һәм аларны танып белү ысуллары темаларына лекция тыңладылар.

Икенче мәйданчык Г.Тукай исемендәге" Әтнә авыл хуҗалыгы техникумында” узды, ә студентлар төрле деструктив күренешләрне, хәрәкәтләрне ачыклауга һәм аларны профилактикалауга юнәлдерелгән Кейс-чемпионатлары буенча биремнәр чиштеләр.

Проектта төрле темалар күтәрелде: цифрлы гигиена, интернетта куркынычсызлыкны саклау,  яшьләрне деструктив бергәлекләргә җәлеп итүне профилактикалау, авыр тормыш хәлендә кешегә ярдәм итү; вербовщикларның хәйләләрен тану, буллинг белән ничек эш итәргә һәм кемгә ярдәм сорап мөрәҗәгать итәргә һ.б.

Иң актив катнашучыларга истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев