Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Әтнәдә: туган көнне - сайлауга!

1003нче Каенсар сайлау участогында Әйшияз авылыннан Роза Нигъмәтҗанова гомер бәйрәме көнне кабат сайлауларга килгән.

Ул һәр сайлауларга беренчеләрдән булып килә. Бу юлы да беренчеләр арасында. Инде беренче тапкыр гына түгел - сайлаулар көнне туган көнен дә бәйрәм итә ул. 

Ә менә бирегә кечкенә балаларны да күтәреп килү бу сайлауларга өстәмә бәйрәм рухы бирә. Биредә аларны да күрү , әйтеп бирә алмаслык ниндидер өстәмә рәхәтлек бирә. Киләчәктә илебез язмышын хәл итүче нәни гражданнар бит алар. Энҗе Хисмәтова һәм Гөлия Исмәгыйлева сабыйларын да үзләре белән алып килгәннәр.

Беренче тапкыр сайлаган яшь гражданнар өчен дә горурлык туа. Сәит Җиһаншин һәм Әлфинә Гәрәева сайлауларда беренче тапкыр катнашалар. Гомумән алсак та, бу участокта сайлаучылар бик актив. 9.30 сәгатькә барлык сайлаучыларның 36,6 проценты тавыш бирергә өлгергән инде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев