Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Әтнәләр, елмаеп алыйк әле...

Ял көннәрендә рәхәтләнеп ял итсеннәр дип мәзәкләр тәкъдим итәргә булдык.

Кыш, урман, кар явып тора. Урман буйлап ачулы аю йөри. Әле чыршыны сындыра, әле агач төбенә китереп тибә, бүрегә акыра... Кыскасы, нык котырган бу. Шунда авыз эченнән: “Пычагыма дип сентябрьдә кофе эчтем инде!” – дип тә мыгырдап ала.

* * *

– Каһәр төшкән кыш! Машиналарның замоклары ката – ача алмыйм.
– Ә син кайнар су агызып кара.
– Җүләрме әллә син?! Машина урларга Казан урамнары буйлап кулыма чәйнек күтәреп баруымны күз алдыңа китерә аласыңмы?

* * *

– Кадерлем, туган көнеңә нәрсә бүләк итәргә?
– Әлбәттә инде, чәшке тун!
– Җәй көне нәрсәгә сиңа тун?
– Кышка бәлки без синең белән ачуланышып аерылышырбыз. Мондый җүләрне тагын кайчан табам әле.

* * *

Начальник бер хезмәткәрне чакыртып кертә.
– Син җылы сыра яратасыңмы?
– Юк, әлбәттә.
– Ә тирли торган хатын-кызларны?
– Юк инде!
– Димәк, отпускыга кышын чыгасың.

* * *

Кыш буе борыннан агып интектерде. Салкын тигән дип, аны халык ысулы – бал белән чәй эчеп дәваладым. Язга таба, һаман рәтләнмәгәч, табибларга мөрәҗәгать иттем. Баксаң, миндә балга аллергия икән...

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев