Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Суд залыннан

Әтнәле балигъ булмаган баласына алимент түләмәгәне өчен төзәтү эшләренә хөкем ителгән

Алимент буенча бурычы өч йөз меңнән артып киткән.

Бүген, 2025 елның 3 февралендә, Татарстан Республикасы Әтнә район суды тарафыннан балигъ булмаган баланы карау өчен акчаны җитди сәбәпләрсез берничә тапкыр түләмәүдә гаепләнүче Р.З.га хөкем карары чыгарылды. (Россия Федерациясе Җинаять кодексының 157 маддәсе 1 өлеше).
Өч балигъ булмаган баласы булган Р.Зның беренче никахтан туган балага алимент түләмәве, алимент буенча бурычы 300 мең сумнан артып китүе ачыкланган.
Суд, аны гаепле дип танып, сигез айга төзәтү эшләре рәвешендә җәза билгеләде, хезмәт хакының 5% дәүләт кеременә тотып калыначак.

Атнинский районный суд Республики Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев