Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Әтнәлеләр «Зур этнографик диктант» халыкара акциясенә кушылды

Бүген Бөтенроссия акциясенә кушылып Әтнәлеләр дә офлайн форматта этнографик диктант яздылар.

Әлеге чара район китапханәсе уку залында узды. Анда 50 гә якын райондашыбыз катнашты. Диктант язучылар арасында   мәдәният һәм китапханә хезмәткәрләре, иң актив китап укучылар бар иде.

 Россиядә гомер итүче  милләтләрнең тарихы, мәдәнияте, көнкүреше, гореф-гадәтләре белән кызыксынган һәркем диктант биремнәрен үтәүдә катнашып, этнография өлкәсендәге белемнәренең ни дәрәҗәдә икәнен ачыклый алды. Катнашучыларга 45 минут эчендә 30 сорауга җавап бирергә кирәк иде. Утыз биремнең егермесе – федераль, унысы төбәгебезгә багышланган. Җаваплар 100 баллы система белән бәяләнәчәк. Диктант нәтиҗәләре 12 декабрьдә – Россия Конституциясе көнендә мәгълүм булачак. Шулай ук әлеге диктантны онлайн форматта 3 ноябрьдән 8 ноябрьгә кадәр www.miretno.ru рәсми сайтында узарга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев