Автомобильләргә техник тикшерү үткәрү бәясе бер ярым тапкырга артырга мөмкин
2026 елдан Россиядә җиңел автомобильгә техник тикшерү үткәрү бәясе якынча бер ярым тапкырга – 913 сумнан 1360 сумга кадәр артырга мөмкин.
Исәпләүнең яңа методикасын Монополиягә каршы федераль хезмәт әзерләгән. Бу хакта «Коммерсантъ» газетасы яза.
Үзгәрешләр якынча 6 миллион машина хуҗасына кагылырга тиеш. Техник тикшерү уздыру бәясен исәпләү методикасындагы үзгәрешләр проекты хәзерге вакытта ведомствоара килештерү уза, дип аңлаттылар Монополиягә каршы федераль хезмәттә. Документның февральдә чыгарылган беренче варианты җиңел машинага техник тикшерү уздыру бәясе лимитын 1500 сумга кадәр арттыруны күздә тота иде. Ведомствода бәя артуны «тупланган инфляцияне исәпкә алу» белән аңлаттылар.
Транспорт чараларының калган категорияләренә дә техник тикшерү уздыру бәясен арттыру күздә тотыла. Моннан тыш, беренче тапкыр трамвай һәм троллейбуслар өчен техник тикшерү уздыруның чик бәясе кертелә – 1710 сум. Башта Монополиягә каршы федераль хезмәт техник тикшерү бәясенә өстәмә бәягә салымны (НДС) кертергә планлаштырган булган (2024 елның октябреннән техник тикшерү хезмәте өчен салым түләтелә). Хәзер исә ведомство кире уйлаган һәм әлеге карарын аңлатмаган.
Алга таба техник тикшерү бәясе агымдагы елның 1 сентябреннән Эчке эшләр министрлыгының Бердәм автоматлаштырылган мәгълүмати системасына техник тикшерү узу турында мәгълүмат тапшырган өчен 500 сум күләмендә пошлина кертелү сәбәпле тагын артырга мөмкин.
Формаль яктан, пошлинаны техник тикшерү уздыручы операторлар түләргә тиеш, ләкин алар үзләре моны автомобиль хуҗалары эшләргә тиеш дип саный. Бу мәсьәлә турында Эчке эшләр министрлыгы һәм РФ Финанслар министрлыгы белән фикер алышу бара, диделәр Монополиягә каршы федераль хезмәттә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев