Авыл музейлы булды
Югары Көектә районыбызда бердәнбер булган шәхси музей ачылды
Югары Көек авылы район үзәгеннән байтак читтә урнашкан. Тырыш, хезмәт сөючән халык яши биредә – йортлар яңа, заманча. Бер уйласаң, бар да гадәти, безнең як авылларына хас. Ә икенче яктан, районыбызда шәхси музей оештырылган бердәнбер авыл ул Югары Көек.
Хәер, үзгәлеге моның белән генә бетми аның. Авылдашлары, күренекле тарихчы Габдуллаҗан абый Нигъмәтҗанов әйтмешли, ике Социалистик Хезмәт герое гына чыккан бу авылдан. Авыл республикада үзенең дендрарие белән дә данлыклы – биредә 61 төрле агач үсә.
Ә иң кызыклысы, авылның һәр кешесенең, шушында төпләнеп калганмы ул, әллә Россиянең башка төбәгендә яки чит илдә яшиме – шәҗәрәсе бар.
Һәм менә хәзер инде ул музейлы да булды.
Музейны оештыручы – шушы авылда туып-үскән Сөнгатулла Мөхәммәтгалиев. Гомер буе биредә яшәгән, гади электрик булып халыкка хезмәт иткән. Мондый зур эшкә тотыну теләге уйламаган җирдән килә аңа. Телевидениеда, вакытлы матбугатта музейлар ачылу турында күп сөйләнелә. Этәргеч әнә шул була. Шушы фикере белән Сөнгатулла абый “Уңыш” агрофирмасы җитәкчесе Габделәнәс Хәкимовка мөрәҗәгать итә. Музей өчен иске балалар бакчасы бинасын кулай дип табалар. Икенче ягына авыл медпункты урнашкан бу бина күптән хуҗасыз тора.
Эшкә улы Рүзәл белән бергәләп тотыналар. Күп еллар авыл медпуктында хезмәт куйган Раушания апа бинаның ни хәлдә булуын бик яхшы хәтерли. Идәне юк, тәрәзәләре ватык, өрлекләр череп беткән. Мөхәммәтгалиевлар яңартасын яңарталар, аннары өмә җыеп, иске рәшәткәләрне сүтәләр, кырыйдагы агачларын кисәләр. Бу эштә трактор белән авылдашлары Радик Газизуллин бик булыша. Сөнгатулла абыйның кызы Фәридә язу эшләрендә ярдәм итә.
Сөнгатулла абыйның төп максаты – музейны ике өлештән итеп, бер ягына борынгы әйберләрне урнаштыру булса, икенчесенә – авыл тарихына, яшәешенә кагылышлы материаллар туплау була. Әлеге материалларны әзерләүдә Сөнгатулла абыйга ярдәмгә Габдуллаҗан абый килә.
– Авылыбызда 1706 елда биш хуҗалык була. Әнә шул биш хуҗалыктан авыл үсеп, зураеп, 250 хуҗалыкка кадәр җиткән. Авылыбызның тарихы бай, күренекле шәхесләре республикага гына түгел, илебездә дан казанган. Сөнгатулла Мөхәммәтгалиев әнә шундый зур эшкә алынып, авыл өчен бик зур эш башкарып чыкты. Музейның ишекләре һәрчак ачык булсын, экспонатларга тагын да баесын, – дип теләде Габдуллаҗан ага музейны ачу тантанасында чыгыш ясап.
Сөнгатулла абыйны авылы өчен мондый игелекле эшкә этәрүче тагын бер сәбәп – агымдагы елның Россиядә “Хәтер һәм дан елы” итеп игълан ителүе.
Беребез өчен дә сер түгел, районыбыз, республика өчен зур эшләр башкарган күп кенә шәхесләр бүгенге көндә онытылып бара. Шул ук Нургали Бариевны гына алыйк. Бөек Ватан сугышы ветераны, Хезмәт герое, 1952-1971 елларда “Үрнәк” колхозын җитәкли. Эшләгән эш нәтиҗәләре буенча алдынгылар рәтенә чыгара ул аны.Тагын бер якташлары – Фәрит Тәхәвиев та заманында телевизор экраннарыннан төшми. Югары Көектә туып үскән ир Себер якларында урманчылык белән шөгыльләнә, тырыш хезмәте белән бөтен ил күләм мактауга лаек була.
Әлеге музейны ачу тантанасында Сөнгатулла Мөхәмәтгалиев исеменә рәхмәт һәм хөрмәт сүзләре бик күп яңгырады. Авылдашлары да, килгән кунаклар да бу эшнең дәвамлы булуын теләде. Бирегә килеп, музей белән танышырга теләүчеләр өчен аның ишекләре һәрвакыт ачык булачак. Сөнгатулла абыйга сәламәтлек һәм уңышлар телисе килә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев