Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Авылым бәйрәмнәре

Бәйрәм ул – кеше яисә ил тормышындагы әһәмиятле бер вакыйгага бәйләнештә үткәрелә торган шатлыклы, тантаналы вакыйга, уен-тамаша. Ә тормышта бәйрәм итү өчен сәбәпләр җитәрлек – никах мәҗлесләре, туйлар, бәби туе, туган көннәр, Яңа ел, Нәүрүз, Карга боткасы, Чәчүгә чыгу,Сөмбе -лә, Уңыш бәйрәме, Каз өмәсе…

 

      Әмма тәрбияви әһәмияткә ия булган күп кенә борынгы бәйрәмнәребез онытыла бара. Йола бәйрәмнәреннән Кызыл туй, Сабантуй кебек бәйрәмнәр генә элекке традицияләрен саклап кала алды. Ә яшьләрне кавыштыра, таныштыра торган аулак өйләр, каз өмәләре бөтенләй диярлек юкка чыкты. Казларны элеккегә караганда күбрәк асрауга да карамастан, халык өмәләр оештырмый башлады. Борынгы бабаларыбызның рухи хәзинәсе онытылды дигәндә генә барыбыз да сискәнеп киттек һәм борынгырак милли йола-бәйрәмнәребезгә мөрәҗәгать итә башладык, аларның тәрбияви, мәгънәви асылын күреп, гаҗәпләнеп, тетрәнеп калдык.

   Кызганычка каршы, бәйрәмнәрне үткәрү тәртибен кәгазьгә теркәп баручы –лар булмаган, ул буыннан-буынга телдән генә тапшырылып килгән.

   Шуңа күрә бу язма туган төбәгемнең - Әтнә районы Ташчишмә авылының -  гореф-гадәтләрен, йола-бәйрәмнәренә багышланды.

   Казан арты булгач, гореф-гадәтләргә бездә игътибар зур булырга тиеш. Чөнки бу яклар татар телендә иң чиста сөйләшүче төбәкләрдән санала. Шун – лыктан  йолаларыбыз, бәйрәмнәребез дә элеккегә бик якын тора. Аларны 3 төркемгә бүлеп карарга мөмкин:

1.Милли бәйрәмнәр (Сабантуй, каз өмәсе, никах,туй, кыз урлау).

2.Календарь бәйрәмнәр (Нәүрүз, Сөмбелә).

3.Дини бәйрәмнәр (исем кушу, гает, корбан).

                                               Милли бәйрәмнәр.

 

   Сабантуй – сагынып һәм елның котлы булуын теләп алынган иң хөрмәтле  бәйрәм-туй. Бездә дә Сабантуйга әзерлек үзенә бер күңеллелек белән ел буенча дәвам итә дияргә мөмкин. Яз җитүгә буй җиткән кызлар -  кулъяулык, яшь киленнәр ирләр күлмәге әзерләп куялар. Чөнки Сабантуйның алдагы көнендә, егетләр һәм бала-чагалар, гармуннар уйнатып, җырлап, мәйдан җыячаклар. Әгәр буй җиткән кыз яисә яшь килен бүләк итәрлек нәрcә тапма-са, авыл алдында оятка кала.

   Икенче көнне исә, халык Сабантуй мәйданына җыела.Чүлмәк вату, колгага менү, капчык бәреш кебек традицион уеннар белән бергә, һәр теләгән кеше сәхнәгә чыгып, үз һөнәрен күрсәтә ала. Бездәге Сабантуйның тагын бер үзен-чәлеге – ул кичке уен. Бәйрәмнән кайтып, йорт эшләрен карагач, халык яңа – дан мәйданга җыела. Уен-көлке, җыр-бию белән ул таңга кадәр дәвам итә.

   Каз өмәсе. Нәрсә соң ул каз өмәсе?

   Каз – ул кешеләр тарафыннан кулга ияләндерелгән иң борынгы кошларның берсе. Безнең борынгы әби-бабайлар да бу кошны, әлбәттә, бик теләп асра - ганнар. Беренчедән, аның мамыгыннан мендәр ясаганнар. Икенчедән, каз итеннән бик оста итеп аш-су әзерләгәннәр. Ә каз маен дәвалау өчен куллан – ганнар. Туйларны исә, пар казсыз күз алдына да китереп булмаган. Шуңа күрә дә каз өмәләре авыл тормышының күренекле вакыйгасы булган. Хәзерге көндә каз өмәсе туган-тумача белән генә үтә. Ә элек, әбиләр сөйләве буенча, аны түбәндәгечә үткәргәннәр.

   Кызлар, бергә җыелышып, казларны йолкыганнар. Аннары казларны көян – тәгә асып, су буена юл токаннар. Анда барып, казларны салкын чишмә суын-да чайкый-чайкый юганнар. Чишмәгә бару – үзе дә йола белән бәйле. Кыз – ларга, гадәттә, гармуннарын алып, егетләр иярә торган булган. Монда да җыр җырланган, такмак әйтелгән, чишмә буенда биюләр башкарылган.

   Казларны юып кайтышка хуҗабикә каз маенда коймак, я тәбикмәк пеше – реп, чәй әзерләп көтеп торган. Ә аш-бәлешләр кичкә әзерләнә.Монда инде кызлар белән бергә башка кунаклар, егетләр дә чакырыла. Кичке мәҗлес-уенга халык иң матур киемнәре киеп, бизәнеп-ясанып килгән.

   Туй мәҗлесе. Никах туе һәркемнең тормышында бер генә мәртәбә була. Ә безнең авылда туй йолаларына түбәндәгеләр керә.

1.Кыз сорарга бару. Хәзерге вакытта кыз сорарга егетнең әти-әнисе яки туганы бара. Баручылар үзләре белән элеккегечә ипи-тоз гына түгел, бал, май, чәкчәк кебек күчтәнәчләр белән баралар.Хәл ителәсе мәсьәләне уртага салып сөйләшкәч һәм ризалык алынгач, туй уздыру, туй чыгымнары турында да сүз кузгатыла.

2.Туйга әзерләнү. Туй булачак урын, кунаклар исемлеге ачыклана. Ике як үзләренең кайсы туганнарына кара-каршы бүләкләр бирешү турында да үзара килешеп куялар.

3.Никах мәҗлесе. Дини никах йоласы бездә 1-2 атна элек яки туй көнне кыз ягында үткәрелә.Анда кияү белән кәләш, әти-әниләр, якын туганнар катнаша. Никахтан соң яшь кияүгә кыз өендә берничә көн куна калырга рөхсәт ителә.

4.Кияү каршылау. Яшь кияү кыз алырга дуслары, туганнары белән килә. Капка төбендә аларны төрле каршылыклар көтеп тора. Каршылыкларны җиңеп, чишә алмаганнарын сатып алып, кыз янына үтәләр.

5.Язылышу, таныклык алу.

6.Килен төшерү. Егетнең әнисе яшьләрне, ак мендәр җәеп, бал-май белән каршы ала. Килен бүләген тапшыра.

7.Туй мәҗлесе.

8.Кодаларны каршы алу.Кызның әти-әнисе егет ягында кунак булалар.

9.Килен токмачы. Әбиләр ашы үткәрелә.

10. «Прощай пилмәне». Бабайлар кунак була.

   Безнең якларда киң таралган кыз урлау йоласы турында да әйтеп китми мөмкин түгел.

   Кызны урлап өйләнү очрагында, егет ягы чанага җигелгән ат яки машина белән килә. Кызны, гадәттә, кичен клубтан кайтканда урлыйлар. Өйдә егетнең әти-әнисе көтеп тора. Яшь кәләшне алып кайткач, аңа май белән бал каптыралар, ак мендәргә бастыралар. Кыз елый, ләкин аны беркем дә тыймый. Кыз елап килсә, ул гомер буе бәхетле яшәр, диләр. Иртән әти-әни кыз өенә хәбәр салырга баралар, туй турында килешәләр. Кызга, парлап кунак булмыйча, әти-әнисе йортына килергә ярамый.

   Югарыда саналган милли бәйрәмнәргә бездә игътибар аеруча зур. Аларны һәрвакыт йоласына туры китереп үткәрергә тырышалар. Замана яңалыклары бу бәйрәмнәрне юкка чыгармасын, алар милләтебезнең горурлыгы булып ка-ла бирсеннәр иде.

  

                                           Календарь бәйрәмнәр.

 

   «Һәр нәрсәнең үз вакыты», «Вакытлы эш вакытында яхшы» кебек мәкальләрдә вакытның кадерен белүгә, һәр эшне үз вакытында эшләү кирәклегенә басым ясала. Бу хакыйкать турыдан-туры тормышның үзеннән, хуҗалык-көнкүреш таләпләреннән килеп чыга. Авыл җирендә бигрәк тә. Безнең авылда да халык эш белән ялны дөрес итеп чиратлаштыра белгән. Шуңа күрә календарь йолаларга зур игътибар биргәннәр. Бәйрәмнәрне эш беткәч, яки эшләр башланыр алдыннан үткәргәннәр.

   Шундый бәйрәмнәрнең берсе – Нәүрүз.

   Кояш календаре буенча яңа елның беренче көне итеп көн белән төннең язгы тигезлеге вакыты (хәзерге 21 март) исәпләнгән. Татарлар аны Нәүрүз ае дип йөрткәннәр. Мәгънәсе яңа ел ае дигәнгә туры килә.

   Нәүрүз ул игенчеләр бәйрәме. Ул көнне иртән иртүк 8-10 кешелек балалар төркеме урамга чыкканнар һәм, йорттан йортка кереп, «нәүрүз әйтеп», йомырка, ярма җыеп йөргәннәр. Йорт хуҗалары кичтән үк йомыркаларын төрле төскә буяп куйганнар. Соңыннан балалар, бергә җыелып, төрле уеннар уйнап, йомырка, ботка ашаганнар. Иң чибәр, уңган кыз Нәүрүзбикә итеп сайланган. Җыелган халык «нәүрүз» җырлаган, бәетләр әйткән. Кешеләр бу көнне бурычларыннан да котылырга тырышкан. Нәүрүзбикәгә шартлы сораулар биреп, язның ничек киләсен юраганнар.

   Календарь бәйрәмнәрнең тагын берсе – Сөмбелә.

   Безнең авылда ул түбәндәгечә үткән. Һәр өйдә бу көнгә яңа уңыштан төрле камыр ашлары әзерләнгән. Бәйрәм өйләрдән урамнарга да чыккан. Авыл халкы, бер матур кызны Сөмбелә итеп киендереп, мәйданда уен-тамаша оештырган. Уенда катнашучы кызлар, башак һәм кыр чәчәкләреннән җырлый-җырлый такыя үреп, Сөмбеләнең башына киерткәннәр һәм аны мәйдан уртасына көлтәләрдән ясалган тәхеткә утыртканнар.   Хәзерге вакытта бу бәйрәмнәрне, әлбәттә, мәктәптә я мәдәният йортында гына күрергә була.    

                                           Дини бәйрәмнәр.

 

     Дингә мөнәсәбәт бездә аеруча мөһим. Мәчет ишекләре һәркемгә ачык. Бабайлар намазга йөрсә, балалар ислам нигезләрен өйрәнә.

   Авылыбызның иң төп дини бәйрәмнәренә Корбан, Ураза, балага исем кушу йолаларын кертергә мөмкин.

   Корбан бәйрәме – корбан чалына торган көн – мөселманнарның иң олы бәйрәме бездә түбәндәгечә үтә. Авылыбыз өлкәннәре бәйрәм алдыннан ун көн дәвамында ураза тота, мунча яга, таба ризыклары пешерә. Корбан көнне ир-егетләр, юынып, яңа кием киеп, иртәнге намазга мәчеткә җыела. Аннан соң муллабыз Зөфәр абый вәгазь укый. Өйдә аларны әле генә табадан төшкән коймаклар көтә. Соңыннан корбан чалу йоласын үтәргә керешәләр. Бездә күбрәк сарык чалалар. Корбан итен туганнарга, күршеләргә, мохтаҗларга өләшәләр яки аш үткәрәләр. Авылыбызда ай буе бәйрәм рухы һәм кунакчыллык хөкем сөрә. Елдан-ел корбан чалучылар саны арту да куандыра.

   Авылыбызда икенче зур дини бәйрәм – ул Ураза, ягъни Рамазан аеның тәмамлануы. Бездә олылар да, яшьләр дә ураза тота, хәтта балалар арасында да бар андыйлар. Моңа мәчеттә даими үткәрелеп килүче дәресләр дә тәэсир итми калмагандыр.

   Алдагы көнне авыл халкы мәчеткә яки мохтаҗларга фитыр сәдакасы бирә, мунча яга, тәмле ризыклар пешерә. Гает көнне ир-егетләр, мәчеткә җыелып, вәгазь тыңлый. Бу изге гамәлдән калучылар сирәк авылыбызда. Кайткач, коймак белән чәй эчәләр, кунакка йөрешәләр, мулла яки абыстайны чакырып, аш итәләр.

   Яңа туган балага исем кушу да традицион йола санала авылда. Бала дөньяга килгәннән соңгы җиденче көндә аның туган көне билгеләп үтелә. Бу һәр ата-ананың төп бурычы. Еракта торсалар да, исемне төп нигезгә кайтып кушалар бездә.

   Бу көнне бәйрәмчә табын әзерләнә, мулла чакырыла. Мулла баланы өстәлгә сала, тиешле догаларны укый һәм колагына исемен әйтә. Соңыннан аны табынга чакыралар һәм рәхмәт әйтеп озаталар. Элегрәк бездә Мәдинә, Габдрахман, Мөнирә, Рәфкать кебек исемнәр киң таралган булса, хәзер исә, Инзилә, Әмир, Әдилә, Ислам исемнәрен күп кушалар.

   Исем кушу йоласы бездә бәби туе белән дәвам итә. Кич белән әби-бабайлар, туганнар, дуслар табын  артына   җыела. Баланың  әби-бабасы юрган, мендәр әзерләп килергә тиеш. Шулай ук калганнар да бүләкләрен тапшыра.

   Әлбәттә, бу  бәйрәмнәребезнең күпмедер өлеше генә, барысын да санап бетерү мөмкин түгел. Алар гел шундый матур итеп, күркәм рухта үтсеннәр иде.  

 

Әтнә районы , Иске Өҗем төп мәктәбе, 6 нче сыйныф укучысы Гайнуллин Данил Рөстәм улы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев