Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

“Авылым яшьләре” дип исемләнгән бәйге булып узды

Укытучылар һәм остазлар елы уңаеннан 9 һәм 10 декабрь көннәрендә яшьләрне сәнгатькә,сәхнәгә тарту максатыннан “Авылым яшьләре” дип исемләнгән 18 яшьтән алып 40 яшькә кадәр булган яшьләр арасындагы бәйгенең I нче ярым финалы башланып китте.

9 декабрь көнне — Олы Мәнгәр авыл җирлеге, Олы Әтнә авыл җирлеге һәм Югары Сәрдә авыл җирлеге катнашты;
10 декабрь көнне — Бәрәскә авыл җирлеге, Күлле Киме авыл җирлеге, Түбән Көек авыл җирлеге, Күәм авыл җирлекләре катнашты.

Һәрбер авыл җирлегендә я концерт номерлары, яки театраль күренешләр белән аралашып алып барылды. Авыл яшьләре барсы да әзерләнеп килгән, үзләренең матур чыгышлары белән халыкны ял иттерделәр. Тамашачы таң калып карады. Бәйге булгач жюри әгъзалары да булды. Алар үзләренә йөкләнгән вазифаларын төгәл үтәделәр. Яшьләребез булганда, киләчәгебез дә матур, өметле булыр дигән теләктә калабыз. Киләсе бәйге 16 декабрь көнне була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев