«Авырлыкны җиңәр өчен көч кирәк, ә кешегә һәрчак җылы сүз кирәк»
1 нче декабрьдән 10 нчы декабрьгә кадәр инвалидлар декадасы билгеләнеп үтелде.
Без бүген Ләйсән янында.
Көз вакыты минем өчен
Аеруча сагышлы...
Әйе сагышлы шул. Сүзебез Сафина Ләйсән Рәис кызы турында. Ләйсән 1979 елның 20 нче июлендә Казан шәһәрендә аваз сала. Әти - әнисе икенче балалары кыз булуына куанып бетә алмыйлар. Тик Ләйсән ДЦП авырулы булып туа. Бик күп больница юлларын таптыйлар, массажларга йөриләр, реалибитация үзәкләрендә булалар. Әлбәттә ярдәме тими калмый. Нәни вакытында Ләйсән бик авыр йөри, менә шул реалибитация үзәкләреннән файда күрә ул. Йөрүләре дә җиңеләя. Ходай кушып үзенең насыйп ярын очратып пар канатлы була. «Бүгенге көнемдә мин бик бәхетле, янымда тормыш иптәшем, әнием, туганнарым бар» диеп куанып, шатланып яши.
«Кеше» дигән Олы исемне йөртү - олы бәхет. Бер - беребезгә игелек һәм изгелекләр кылып кына яшәсәк иде.
Бәрәзә мәдәният йорты
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев