Әтнә яңалыклары

"Әтнә таңы" газетасы - Әтнә районы

16+
Хәбәрләр

Багучыга-күрәзәчегә бармыйча гына, очраклы рәвештә очраганнарын яздым

Хәлимә Латыйпова, Комыргуҗа авылы.

Авыл кибетенә ипи-мазар кайтмаган вакыт. Фермадан эштән кайттым да, барлы-юклы акча белән Әтнәгә барып, бер-ике ипи, кирәк-яраклар алып кайтырга булдым. 
Ипи чиратына килеп бастым, кеше күп. Мине көтеп кенә торгандай, әллә каян бер авылдаш апай килеп чыкты. Ул миннән олырак. “Әйдә бер җиргә алып барам, бер кешегә дә әйтмә, хәтта әниеңә дә”, – диде. ”Юк, ике ипи булса да аласым бар, акчам да юк белән бар арасында”, – дидем.  “Синнән акча кирәкми”, – ди. Кибетчегә дә: “Бу кыз балага – ике ипи, бер күмәч калдырырсың”, – диде. 
Без киттек. Бу көз көне иде, килеп җиттек 4 тәрәзәле кечкенә генә йортка. Ялгыз әби яшәгәне күренеп тора. “Исәнмесез”, дип әйтүгә, безнең арттан ук ияреп, елап бер яшь хатын килеп керде. “Аягыма кияргә юк иде, әнием галош алып китергән иде, күршеләргә кердем, күтәрмә төбенә салып калдырган идем. Чыгышыма галош юк”. Кадыйча апа дип тә әйтә, Хәдичә апай да ди – кайсы дөрес булгандыр? “Көзгеңнән карап кына әйт әле”, – ди. Тегесе альяпкыч кесәсеннән көзгесен алып, нәрсәдер укып өрде дә: “Кызым, галошың кире кайтмый, су аркылы чыккан инде”, – диде. Теге яшь хатын елап чыгып китте. Сөйләгән көзгеченең исеме Кадыйча икән, иптәшем әйтмәсә дә белдем. Бу безгә туп-туры карап :”Кызлар , егетләрегез ташладымы?” – ди.  Минем белән килгән иптәшемә әйтә.
– Син егет турында уйлама, аның кешесе бар, ул сиңа түгел, – ди. – Өй яннарыннан үтеп йөрмә. Син үзең дә бер-ике айдан кияүгә чыгасың, никахың килеп җиткән... 
«Кечкенә кызым, сиңа да әйтим әле», – ди.
– Миңа кирәкми, әйтмәгез, – дим. Ә ул:
– Әле генә түгел, бер егерме елдан чемоданлы бер кеше читтән кайтып керәчәк, – ди. Мин көләм: 
– Бер чемодан акча беләнме? – дим. 
– Син яшь әле, көләсең, берни белмисең, – ди теге. Ул безгә үзенең тиф авыртуы белән авырганын, авырган вакытта бер бабай дога өйрәтеп, көзге бирүен сөйләде. “Кызым, сиңа бу көзге гомерең буе ярдәмче булыр”, – ди бабай... Шул вакыт өйгә берәү килеп керде, без чыгып киттек. Әмма минем күз алдымда күп еллар Хәдичә әбинең төс-кыяфәте, кигән киеме, биленә кадәр төшереп бәйләгән ак яулыгы, яулык кырыеннан күренеп торган ак чәче  китмәде.  Шулай булса да әбинең өенә каян баруыбызны хәтерләмим. Ипине алып кайтып киттек. Беркемгә бер сүз әйтмәдек. Әби әйткәнчә, ике ай булдымы-юкмы, теге авылдаш тормышка чыкты. 
Икенче очрак. Күрше хатыны белән чишмәдән су алып менәбез, урам тулы чегәннәр. Бер чегән хатыны безгә иярде. “Давай погодаю” ди. Акчабыз юк, кирәкми дибез. Күрше хатынының кулын тотты да: “Синең малаең казармада, кайткач начальник була”, – ди. Яртысы – русча, яртысы – татарча. “Бик бай яшисез”, – ди. Ә минем кулны тотты да: “Син бик авыр тормышта яшисең, урыныңда дошманнарың да була“, – ди. Бу ике очраклы очрашуда дөресен әйтсәләр дә, минем бер күрәзәчегә дә, им-томчыга да барганым булмады. Мин бер Аллаһка һәм дә табиб­ларга ышанам.
Бервакыт шулай урамнан кайтып барам, сискәнеп киттем – яныма зур машина килеп туктады. Рульдә яшь кенә хатын, сикереп төште дә елый да башлады. Аптырап киттем. “Апай, бу авылда сихер кайтаручы бар дип әйттеләр”, – ди. “Абау, җаным, ишеткәнем юк. Безнең авылда түгел, Мари Комыргуҗасындадыр”, – дим. Сүзен көчкә әйтә: “Ирем чит хатын белән йөри, шуның бозымына баскансың, диләр, Хәзер ирем өйгә дә сирәк кайта”, – ди. Бу яшь ханым калтырый, дерелди. Мин: “Сеңлем, акча әрәм итеп сихерче, бозымчылар эзләп йөрмә, туры больницага кайтып, невролог белән психологка күренергә тырышып кара, бар булганын сөйләп бир. Алар киңәшләрен әйтеп сине дәвалар, сихерне кире кайтарырлар, бозымны алып ташларлар. Алар биргән даруларны эчми калма, киңәшләрен тыңла”, – дим. Бу хатын машинасына менеп утырып, килгән юлыннан кире китте. Мин басып карап калдым, кузгалып китә алмыйм, нәрсәдер комачаулый... 
Моннан берничә ел элек больницада ятам – палатада без бишәү, иң олысы  – мин. Калганнар миннән яшьрәкләр, болар шыпырт кына нидер сөйләшәләр. Берәү чыгып киткәч, әйтәләр: “Кешедән бер артык җире дә юк, балалары үсеп җиткән, ире шундый әйбәт, кызы кичә килде, күрдегез, хатынлы ирне аздырып ята. Теге ир моның яныннан кайткач, хатынын җәберли, бөтен җирдән гаеп эзли”, – диләр.
 Хатыны: “Чыдар хәлем юк”, – ди икән. “Бу монда мәхәббәт дулкынында йөзә, төне буе телефонда язышалар, унсигездәмени?” 
Теге хатын рәнҗүле мәхәббәт дулкынында йөзгәндә, моның арты ни булырын уйламагандыр. Кызына киләсен белмәгәндер, кызы хәзер яшь килеш күпме күз яше түгәдер. Иртәме, соңмы – үзеңә килмәсә, балаңа, оныкларыңа, җиде буынга кадәр килә ул рәнҗү. Без капчыкта ятмый, тишеп чыга, барыбер әйтәчәкләр, әтиең шулай иде, әниең шундый”, – дип.
Аңламыйм мондый хәлләрне. Яшьләр,  тормыш барышында бер-берегезгә хыянәт итмәгез, зинһар. Бездә бер абзый: “Унны алсаң да, уңга барсаң да үзеңнекеннән әйбәте булмый, киме генә  була”, – дия иде. 
Аңламыйм, замана шаукымымы әллә, язмыш сынавымы? Балаларыбызга, онык-оныкчыкларыбызга бәхет-тәүфик телик. Бәхет белән тәүфик янәшә атлаганда, тормышларыбыз алга барыр. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев