Бәйрәм открыткасы ясау буенча осталык дәресләре үтте
Хәбәрләр

Бәйрәм открыткасы ясау буенча осталык дәресләре үтте

Яз килә, ә аның белән бергә язның беренче бәйрәме 8 нче март - Халыкара хатын-кызлар көне.

Әтнә үзәк балалар китапханәсендә Олы Әтнә урта мәктәбенең 2 нче һәм 4 нче «Б» сыйныф укучылары белән кәгазьдән бәйрәм открыткасы ясау буенча осталык дәресләре үткәрелде.

Укучылар күпләгән матур сүзләр арасыннан әниләренә булган хисләрен аңлатырлык иң-иңнәрен сайлап чәчәк таҗларына ябыштырдылар. Чын йөрәктән ясалган бүләгебез кадерле әниләрнең күңелләрен җылытыр, бәйрәм рухы өстәр. Бәйрәм белән сезне хөрмәтле әниләр, әбиләр, апалар һәм сеңелләр!


Нет комментариев