Бала иң беренче белем һәм тәрбияне гаиләдән ала
2024 ел - гаилә елы.
2024 ел – гаилә елы. Шул уңайдан Күңгәр мәдәният йортында әледән-әле мавыктыргыч чаралар узып тора. Чираттагысында балалар асфальтка, кәгазь битләренә "Минем тату гаиләм"дигән темага рәсемнәр ясадылар. Балалар әти-әниләрен, әби-бабайларын, абый-апаларын, энеләрен, сеңелләрен сурәтләделәр. Кайберләре әле үзләре торган йортларын, йорт тирәсендәге матурлыкны ясадылар.
.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев