Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Бала карау өчен пособие 100 мең сумга кадәр диярлек җитәчәк

Россиядә яшь ярымга кадәрге бала карауга түләнә торган пособиенең максималь күләме 2027 елда якынча 97 мең сум тәшкил итәргә мөмкин.

Россиядә яшь ярымга кадәрге бала карауга түләнә торган пособиенең максималь күләме 2027 елда якынча 97 мең сум тәшкил итәргә мөмкин. Бу хакта РФ хезмәт һәм социаль яклау министры Антон Котяков сөйләде, дип хәбәр итә «Прайм» агентлыгы.

«2025 елда түләүнең максималь суммасы аена 69 мең сум, 2026 елда 83 мең сум, 2027 елда 97 мең сумга якын була», — дип билгеләде министр, «Бердәм Россия» партиясе программа комиссиясе утырышында чыгыш ясаганда.

РФ Хезмәт министрлыгы башлыгы искәрткәнчә, Россия Президенты Владимир Путин указы нигезендә быелдан социаль ярдәм чараларын илнең барлык төбәкләрендә дә тигез билгеләү өчен күп балалы гаилә бердәм статусы кертелде. Шул ук вакытта Федерациянең 39 субъектында ярдәм чаралары мохтаҗлык критерийларын исәпкә алмыйча билгеләнә.

Агымдагы 2024 елда яшь ярымга кадәрге балага түләнә торган пособиенең максималь күләме 49 мең сумнан артык.

 Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев