Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Балачакның бер көне

Сабакташлар белән үткәрелгән вакыт гел рәхәт хатирәләр белән истә кала ул.

Сабакташлар белән үткәрелгән вакыт гел рәхәт хатирәләр белән истә кала ул. Алар белән вакытның узганын да сизмисең. Сизү генә мени, әйтерсең ул каядыр чаба. Чапкан саен артыннан куып тоту авырлаша, үткәнне кирегә әйләндереп, аның мизгелләрен яңадан кичереп булмый. Ә менә хатирәләр белән баетылган истәлекләрне сагынып сөйләп була. Күптән түгел сыйныф җитәкчебез безне чираттагы сәяхәткә алып чыкты. Мәктәпнең тәүге кат бусагасын атлап кергәннән бирле, шундый кызыклы сәяхәтләрдә без, сүз уңаеннан. Бу юлы Әтнә дәүләт драма театры бинасына,"Сәхнәдәш" театр коллективының чираттагы театр тамашасын карарга бардык. Әлеге театр коллективында безнең сабакташыбыз Алия Галәвиева да күп еллар дәвамында йөрүен дәвам итә. Әйткәнемчә, без аны үзебезнең сабакташыбыз итеп күреп өйрәнгән, әмма ул җан өргән рольдә, бөтенләй башка яктан ачылды күк. «Аяз һәм тылсымлы китап» исемле әсәрне «Сәхнәдәшләр» бик оста итеп уйнадылар. Аларның театрны шулай үз итүләрендә, җитәкчеләре Финә апа Сафиуллинаның тырышлыгы биниһая зур. Әсәре дә безнең якын көнкүрешне яктырткан проблемаларга чишелеш эзләү. Әлеге спектакльдән соң, үземнең баштагы уй -фикерләрне бер тезмәгә җыя алмый уйландым. Уйландым дию генә аз кебек, спектакльдә күтәрелгән проблемаларга янәдән чумдым. Шул кичерешләр белән әле күктә озак йөзгәнмендер мин.
Мәктәп еллары сизелми дә үтеп китәр. Безнең балачакның хатирәләре
язылган шушы язмамда чагылыр. Кайчан да булса, бик күп еллар үткәч,
саклап барган язмаларымнан әлеге көнне аерып укыганда, безне шулай
һәрдаим дөнья яңалыклары белән якыннан таныштыру нисбәтеннән, кызыклы һәм үзенчәлекле сәяхәтләр белән тулыландырып, мәктәп тормышына яңа бер сулыш өрүче мөгаллимәбез Гөлназ Рәхиман кызын зур хөрмәт белән искә алырмын диеп ышанам!
Хакимов Әсхәт Алмаз улы, Күәм авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев