Балалар «Анимация дөньясына сәяхәт» кылдылар
Хәбәрләр

Балалар «Анимация дөньясына сәяхәт» кылдылар

Түбән Бәрәскә авылы китапханәсендә Халыкара анимация көненә багышланган «Анимация дөньясына сәяхәт» интерактив чарасын үткәрделәр.

Нәни балалар китапханәче белән бергә анимация дөньясына сәяхәт кылдылар. Балалар анимация тарихы һәм мультфильмнарның ничек төшерелүе турында белделәр, анимация төрләре белән таныштылар. Яраткан мультфильмнар буенча викторина балаларда зур кыенлыклар тудырмады.


Нет комментариев