Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Һөнәри юнәлеш бирү чаралары!

Бүген 2023 елның 7 июлендә «Чулпан» балалар сәламәтләндерү лагеренда Әтнә районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге директоры Алсу Сабирова конкурс-күңел ачу һөнәри юнәлеш бирү чаралары үткәрде.

Чараның төп максаты һөнәри һәм шәхси үзбилгеләнүгә һәм укучыда һөнәр сайлауга әзерлек формалаштыруга юнәлдерелгән. Чарада укучыларны активлаштыруның иң нәтиҗәле формалары һәм ысуллары кулланылды. Әңгәмәләр-консультацияләр, һөнәри юнәлеш бирү уеннары-җылынулар үткәрделәр: ️ кем бу кем?"Һөнәреңне чамала". "Мин һәм һөнәрләр дөньясы"темасына күңел ачу конкурслары.
Чарада 12-18 яшьлек балигъ булмаган балалар катнашты. Чара ахырында мәктәп укучыларына "һөнәри омтылышларны билгеләү"дигән һөнәри юнәлеш бирүче сораштыру-тестлар үткәрелде.
Әлеге чара Хезмәт базарында ихтыяҗ булган эшче һөнәрләргә һәм инженерлык һөнәрләренә һөнәри юнәлеш бирү буенча чаралар үткәрү буенча ЦЗН проекты кысаларында уздырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев