Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Балаларга коррупция турында аңлаттылар

Бүген балалар арасында патриотик тәрбия һәм коррупциягә каршы дөньяга карашны формалаштыру максатларында «Ромашка» җәйге мәктәп яны лагеренда коррупциягә каршы чаралар уздырылды.

Чарада район башлыгының коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Лилия Фәтхуллина катнашты. Балалар белән «Намуслы яшәүне тыя алмыйсың» дигән интеллектуаль-танып белү квесты үткәрелде, 7 отряд (команда) катнашты. Командаларга коррупция темасына кагылышлы сорауларга җавап бирергә туры килде. Уен формасында балаларга коррупциянең нәрсә икәнен, ришвәт алуның һәм бирүнең начар икәнен аңлаешлы итеп сөйләделәр. Лилия Фәтхуллина балаларга намуслы һәм лаеклы яшәргә, законнарны төгәл үтәргә, ә иң мөһиме тынычлыкта һәм татулыкта яшәргә кирәк булуын искәртеп үтте.

Чара нәтиҗәләре буенча балалар истәлекле бүләкләр һәм грамоталар белән бүләкләнделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев