Балалар туган якның биологик төрлелеген саклауның ни өчен мөһимлеген күрсәттеләр.
Әтнә районында "Мин һәм Кызыл китап"республика балалар иҗаты конкурсының муниципаль этабында җиңүчеләрне билгеләделәр.
Жюри экспертлары булып "Ашыт"дәүләти табигать тыюлыгы белгечләре чыгыш ясады. Иң яхшы эшләрне сайлап алу Әтнә муниципаль районының мәгариф бүлеге базасында узды.
Мәктәп укучылары һәм балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр табигатьне саклауга иҗади якын килделәр һәм төрле техникада башкарылган дистәләгән уникаль кул эшләре белән таныштырдылар. Һәрбер эш безнең яклауга мохтаҗ сирәк очрый торган хайван һәм үсемлек төрләренә багышлана.
Тыюлык белгечләре идеянең оригинальлеген, башкару осталыгын бәяләделәр һәм кул эшенең нинди материалдан башкарылуына аерым игътибар бирделәр. Балалар туган якның биологик төрлелеген саклауның ни өчен мөһимлеген күрсәттеләр.
Балаларның муниципаль дәрәҗәдә җиңүчеләр дип танылган иң яхшы эшләре Әтнә районыннан конкурсның республика этабында катнашырга барачак.
Нет комментариев