Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Балтырганга каршы көрәш башлана

“Россия авыл хуҗалыгы үзәге”нең Әтнә филиалыннан әнә шулай дип хәбәр иттеләр.

Балтырган, русчасы “Борщевик Сосновский”, биек булып үсә торган зонтиклы үсемлек. Бик тиз үрчи торган, тамырыннан ук казып алсаң гына котылып була торган чүп үләне. Өстәвенә, агулы. Кыскасы, бү­генге көндә ул бөтен Татарстанда, шулай ук безнең районда да экологик бәлагә әверелеп ята.

Белешмә
Балтырган салкыннардан һәм радиациядән курыкмый, ул башка үсемлекләрнең үсешен актив тоткарлый. Бер үсемлек 100 меңгә кадәр орлык бирә, алар җирдә 15 елга кадәр “йокларга” һәм шуннан соң үсәргә мөмкин. Балтырган авыруларга бирешми, аны корткычлар яратмый, шуңа күрә бу үсемлеккә каршы көрәшү шактый авыр.
Аны моннан 70 ел элек югары уңыш бирә торган терлек азыгы буларак актив үстерә башлыйлар. Соңрак үсемлектә терлекләрнең сәламәтлегенә тискәре йогынтылы, шулай ук сөт һәм ит сыйфатын начарайта, ә кешеләр кагылганда, аларның тәненә тирән җәрәхәт ясый торган агулы матдәләр – фурокумариннар булуы ачыклана. Нәтиҗәдә, узган гасыр азагында Европада, аннары БДБ илләрендә дә балтырганны терлек азыгы буларак үстерүне туктаталар. Россиядә исә, «Хуҗалыкта файдасын югалткан» дип таныла һәм 2012 елны Селекционерлар казанышларының дәүләт реестрын­нан төшерелә.
2015 елдан, әлеге үсемлек зарарлы һәм куркыныч чүп үләне дип таныла, ә 2019 башлап елдан аны үрчеткән өчен штрафлар гамәлгә кертелә башлый.
Балтырганның безнең район территориясенә килеп керү тарихы белән таныштыруын сорап “Россия авыл хуҗалыгы үзәге”нең Әтнә бүлеге җитәкчесе Тәлгать Садыйковка мөрәҗәгать иттек.
– Балтырганны терлек азыгы буларак куллану максатыннан башта Арча районының “Ашытбаш”, шулай ук Биектау районының Суыксуына кайтарганнар дигән фараз бар. Алардан җирле күмәк хуҗалыклар алып кайтып, үзләрендә иккәннәр, – ди җитәкче.
Танырга кирәк, үсемлек орлыклары җил белән ерак араларга таралырга һәм яңа территорияләрне яулап алырга сәләтле. Шуңа күрә, ил иминлегенең фитосанитар һәм азык-төлек өлкәләрендә “Борщевик сосновский”ның таралуын контрольдә тоту актуаль мәсьәлә булып тора. Әйтергә кирәк, “Россия авыл хуҗалыгы үзәге” ФДБУның Татарстан Республикасы филиалы белгечләре тарафыннан, шул исәптән безнең Әтнәдә дә, территориянең бу үсемлек белән чүпләнүе буенча тиешле карталар төзелә, ел саен фитосанитар мониторинг үткәрелә. Филиал белгечләре, авыл ху­җа­лыгы билгеләнешендәге җир­ләрдә генә түгел, ә юл буй­­ларында, сулыклар янында, авыл җирлекләре тер­ри­торияләрендә дә тикшерүләр уздыралар. «Агымдагы елда гына Татарстан буенча 583,2 мең гектар мәйдан тикшерелде. Әйтүләренчә, районда бу үсемлек 26 гектар җирдә таралган. Иң күбе – Күәм авыл җирлегендә, биредә ул 12 гектар мәйданда үсә. Район буенча алсак, балтырган Мокшы авылы тирәсендә башланып, Күңгәр, Күшәр, Күәм территорияләрендә дәвам итә. Бәхәссез факт – бу үлән, башлыча, “Ашыт” заказнигы тирәсендә таралган. Дөрес, хәзер инде шәхси хуҗалыклар бакчаларында да күренгәли», – ди Тәлгать Хәйдәр улы.
Безнең якын-тирә районнарны искә алсак, Биектау, Арчада да күп таралган ул. Бездә дә бар, тик шөкер, җир гел эшкәртелеп тору сәбәпле, басу-кырларда бик күренми.
Аңа каршы көрәшнең бер ысулы – агротехник чаралар куллану. Икенчесе – химик ысул. Балтырганга каршы көрәш республикада быел ук башланырга тиеш иде. Ул тендер нигезендә башланды да үзе – тик пандемия аркасында тукталды. Киләсе елга бу эшне дәүләт ярдәме белән җирле хакимиятләр башлаячак.
Нинди ярдәм булырга мөмкин икәнен фаразлап карыйк: мөгаен, эш кораллары, кием-салым, эшләүчеләргә хезмәт хакы... Болар барысы да агротехник чараларны күз алдында тота. Химик чаралар кулланылмас дип фаразлыйбыз. Алдан әйтеп булмый үзе, әмма сакланыш территориясендә химия кулланулары икеле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев