Бәрәскәдә патриотлык туган телдә
Бәрәскә авылы китапханәсендә Бөек Ватан сугышы еллары турындагы иң көчле әсәрләрдән китап күргәзмәсе эшләвен дәвам итә.
Күз салыйк әле. Биредә, әйтик, Фатих Хөснинең "Йөзек кашы", Габдрахман Әпсәләмовның "Газинур"ы, " Мәңгелек кеше", "Агыла болыт", Нәби Дәүлинең "Яшәү белән үлем арасында", Әмирхан Еникинең "Кем җырлады", " Бала", Шаһинур Мостафинның "Батырлык кайтавазы", Хәйдар Басыйровның "Ватанга тугры калдылар" әсәрләре урын алган. Шулай ук фронтовик-язучылар Муса Җәлил, Фатих Кәрим, Абдулла Алишларның бик күп әсәрләрен алып укый аласыз.
Бу әсәрләр барысы да патриотлыкка корылган. Аннан соң. аларның туган телдә булуы да бик зур роль уйный. «Балалар хәзер рус тпелендә генә аралашалар шул». дип зарланучы әти-әниләр «бәгырь җимешләре»н менә шушы китапларны укып чыгарга мәҗбүр итсәләр икән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев