Бүгенге көндә илдә барган вакыйгаларга безнең Күшәр балалар бакчасы коллективы да битараф кала алмады.
Бүгенге көндә илдә барган вакыйгаларга безнең Күшәр балалар бакчасы коллективы да битараф кала алмады.
Без, әти-әниләр белән уртага салып сөйләшеп, киңәшләшкәннән соң, бакчабызда көзге ярминкә үткәреп, анда җыелган акчаларны махсус хәрби операциядә катнашкан ир-егетләребезгә ярдәм буларак тапшырырга дигән фикергә килдек.
Әлбәттә, бу эш барып чыгармы икән дигән курку да бар иде күңелдә: ярминкә оештырып сатарлык әйбер җыелырмы? Җыелган очракта, сатылырмы дигән икеләнү дә булды. Ниһаять, билгеләнгән көн килеп җитте. Ә калганы әкияттәгечә дәвам итте. Ярминкә буласы зал әти-әниләр һәм үзебез әзерләп алып килгән тәм-томнар белән тулды. Күз ачып йомганчы, дип әйтсәк тә арттыру булмастыр, ризыклар сатылып та бетте. “Сәдакадән булсын”, “Аз булса да ярдәм булсын” дия-дия кайбер әти-әниләр әйберләр сатылып беткәннән соң да акча бирделәр.
Без бу кадәргесен үк көтмәгән идек. Куркып кына башланган эшебезнең, шулай уңышлы төгәлләнүенә чиксез шатбыз. Әти-әниләргә чын йөрәктән, ихлас күңелдән чыккан рәхмәтләребезне җиткерәбез. Көзге ярминкәбез тәмле коймак, кайнар чәй эчү белән төгәлләнде.
Без, изге, саваплы эш дәвамлы, илебездә тынычлык булсын, ир-егетләребез исән-имин туган якларына, якыннары янына әйләнеп кайтсыннар иде дигән уртак теләкләр белән таралаштык.
Ә ярминкәдән алган хис-кичерешләребез күңелләребездә бик озак сакланыр әле.
Резида Сәфәрова, Альбина Хәкимҗанова, Миләүшә Лутфуллина, Күшәр балалар бакчасы тәрбиячеләре
Нет комментариев