Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Баш иябез Сезнең алда, кадерле ветераннар!

Вакыт – рәхимсез. Районыбызда бары ике Бөек Ватан сугышы ветераны гына яши бүгенге көндә.

Әле ун ел элек кенә аларның саны шактый ишле иде. ...Кинолардан күреп, китаплардан укып совет солдатының кыюлыгына сокланабыз, алар кебек батыр йөрәкле булырга телибез, алардан патриотлык үрнәге алабыз. Шөкер, янәшәбездә дә сугыш михнәтләрен үз җилкәсендә татыган, батырлыкны үзе тудырган райондашларыбыз исәнсау. Вакыт җиле, сугышта алган яралар, эмоциональ, психологик кичерешләр дә сындыра алмаган аларны – безнең кадерле сугыш ветераннарын. Алар белән бергә кабат сугыш чоры истәлекләрен барладык. Мөршидә Бәдигова, Олы Бәрәзә авылы: “Бөек Җиңү көнен дошман өнендә – Берлинда каршы алдым. Ул көннәрдә шәһәрнең бар почмагыннан да шат аваз яңгырап торды. Монда бер фатирда тордык, ә шкафта бик матур күлмәкләр эленеп тора иде. Шуларны алып кидек тә, иптәш кызлар белән бергә фотога төштек. Данлыклы Бранденбург капкасы янында төшкән ул фотоны әле дә саклыйм”. Б е р н и ч ә е л э л е к Мөршидә Бәдигова менә шушы истәлеге белән уртаклашкан иде. Рамкага урнаштырган шушы кадерле истәлекне тотып фотога да төште әле. Газетабызны укып баручылар хәтерлиләрдер. Олы Бәрәзә авылыннан Мөршидә Бәдигова сугышка 1943 елны чакырыла. Биредә аның спорт өлкәсендәге алдынгылыгы, җитезлеге, кыюлыгы, хәтта патриотик һәм сугышчан әзерлеге дә югары булу тәэсир ясагандыр. Башта радиоте лефонистка хезмәтенә укыталар, аннан II Белоруссия фронтына озаталар. Радист булып хезмәт итә ул. Шулай итеп Белоруссияне, Польшаны азат итүдә катнаша. Биредә Казаннан бергә киткән иптәш кызлары да була. – Берлинга җиткәндә яралана да әле ул. “Рациядән Берлинда бик каты сугышлар баруы турында хәбәр иттеләр. Май башларында без дә шәһәргә кердек. Елгада катерларга утырып качарга җыенган фашистларны тоткарладык, – дип искә ала. Истәлекләренә караганда, Берлин әллә ни җимерелми, шәһәрнең үзәге генә җитди зыян күрә. Ә Җиңүдән соң радистлар төркеме биредә патруль хезмәтен башкара. Әйтүләренчә, патруль хезмәте аеруча хәтәр була – чөнки, җиңелү белән килешергә теләмәгән фашистлар уңнан да, сулдан да аталар.  Олы Бәрәзәгә кайту вакытын әле дә сагынып искә ала ул. Сугыш тәмам, хәзер илне аякка бастырырга кирәк: М ә с к ә ү а с т ы н н а н эвакуацияләнеп әтисенең туган ягына кайткан бу гаилә шул максат белән кире китәргә уйлый. Тик язмыш Мөршидә Бәдигованы мәктәп укытучысы, соңрак озак еллар дәвамында мәктәп директоры вазифасын башкарган, шулай ук сугыш юлы узган Тәлгать Бәдигов белән кавыштырып куя. Шулай итеп ул Олы Бәрәзәдә төпләнә. Ә бүгенге көне бәхетле ул – балалары, оныклары, оныкчыклары янәшәсендә гомер кичерә. Габделхәй Нурмөхәммәтов, Иске Җогып авылы: Габделхәй Нурмөхәммәтов 1924 елда Иске Җогып авылында туыпүсә. Яшьтән үк хезмәтнең нинди булуына карамастан, кыенсынмый, кыю була. Заманына күрә шактый нык кыюлык таләп иткән эшне башкара – конюх була. Бөек Ватан сугышына 1942 елның 26 августында китә һәм шул китүдән 5 елдан соң, 1947 елны гына туган авылына әйләнеп кайта. Башта Ижевск шәһәрендә хәрби өйрәнүләр уза. 1943 елның 18 гыйнварында Көньяк фронтка озатыла. 1943 елның 27 июлендә каты яралана. Бакудагы госпитальдә ятып дәвалангач, III Белоруссия фронтына китә. 1945 елны “Батырлык өчен” медале белән бүләкләнә. Аннан тыш та ветеранның күкрәген күп төрле медальләр бизи. Арада II дәрәҗә Ватан сугышы ордены да бар. Япон илбасарларына каршы сугышта да катнаша ул. Биредә күрсәткән батырлыклары өчен баш командующий, генералиссимус Сталинның “Рәхмәт”енә лаек була. Ә менә демобилизацияләнеп туган ягына кайткач та, аның тыныч хезмәт өлкәсендә дә уңышка ирешүенә ышанычын белдерә фронт командующие. Габделхәй Нурмөхәммәтов бу ышанычны тулысынча аклый. Туган авылына намус белән хезмәт итә. Гомер буе күмәк хуҗалыкта бухгалтер вазифасын башкара. Эш дәверендә Татарстанның авыл хуҗалыгы институтында, соңрак Бөгелмә шәһәрендә квалификацияне күтәрү курсларында махсус укып та кайта әле ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев