Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Басу-кырларда янгын куркынычсызлыгы – иң мөһиме

Җәйге һәм көзге чорда иң җитди мәсьәләләрнең берсе булып, бөртекле культуралар чәчелгән басуларда янгын чыгу санала. Чөнки бөртеклеләрдән калган салам һәм кибәк җиңел янып китүчән масса тәшкил итә.

Басу - кырларның янгын куркынычсызлыгы яну материалының зур күләмдә, ут чыганагы булуы һәм килеп чыккан янгынның тиз арада тарала алу мөмкинлеге белән характерлана. Икмәк культуралары өчен ут иң зур куркынычны ул өлгергән вакытта һәм урып­җыю эшләре вакытында тудыра.
Мәйданы 25 гектардан артыграк булган икмәк кырларында, урып - җыю эшләре барганда, янгын чыккан очракта, җирне сукалау өчен сука таккан трактор, шулай ук янгын сүндерү, яисә, янгын сүндерүгә җайлаштырылган техника даими әзерлектә булырга тиеш. Башак тамырларын, урып - җыю калдыкларын яндыру, учак кабызу тыела. Бөртекле культураларны урып - җыю һәм азык әзерләү вакытында:
— капоты булмаган, яисә, ачык капотлы трактор, үзйөрешле шасси һәм
автомобильләрне куллану;
— трактор һәм автомо_ бильләрнең радиаторларындагы тузанны яндыру;
— автомобильләрне кыр шартларында янгын сүндергеч җайланмалар белән җиһазландырылмаган, төнге вакытларда яктыртылмаган махсус мәйданчыклардан тыш ягулык материаллары белән заправка ясау;
— теләсә­кайсы янгын чыганакларының басуларга эләгүенә юл кую тыела;
Янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозучыларны административ җаваплылыкка тарту каралган.
Кыр эшләре вакытын- да игътибарлы булыгыз.
Янгын чыккан очракта кичекмәстән «кайнар линия» телефоннарына «01», «101», «112». телефоны аша хәбәр итегез.
2-20-01 — Әтнә янгыннан
саклану бүлеге.
3-23-82 Яңа Шашы авылының янгыннан саклану посты.
Ильяр Гыймадиев, Арча һәм Әтнә районнары буенча янгын күзәтчелеге бүлеге дәүләт инспекторы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев