Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
Хәбәрләр

Бахран Назирәсе

Тормышта ачык күңелле, йөз­ләреннән ихласлык бөр­келгән кешеләр була. Аларның ягымлы карашларыннан йөрәкләр җылынып, тынычланып, тирә-як яктырып кит­кәндәй тоела.

Олы Әтнә авылында гомер итүче, 90 яшьлек юбилеен билгеләп үткән Назирә апа Баязитова да шундыйлардан. Аллаһы Тәгалә сынауларын сабырлык белән күтәргән, беркемгә дә үпкә саклый белмәгән, беркайчан да кешегә караңгы чырай күрсәтмәгән Назирә апа Баязитованың тормыш юлы да шаккатырлык.
Самими балачак
1935 елның февраль аенда Күшәр авылында тулы, бәхетле гаиләдә бишенче бала булып дөньяга килә ул. Назирәгә ике яшь ярым чагында әнисе авырый башлый. Гел әнисе янында чуалган сабыйны, авыруны борчымасын дип, Олы Әтнәгә алып китәләр. Әнисенең сеңлесе аны балалар бакчасына йөртә. Шушы балалар бакчасына бара торган юл Назирәнең бөтен тормышын үзгәртә дә инде.
Апасы җитәкләп барган шук, матур сабыйга шушы юлдан көндә эшкә барган Дәүләтгали исемле кешенең күзе төшә. И, Ходаем, үзе бөтерчек кенә, ниндидер сөйкемле сөяге бар сыман бу сабыйның. Әйтерсең лә, аннан ниндидер нур бөркелә. Көн дә Аллаһы Тәгаләдән бала сорап тилмергән гаилә башлыгы апасыннан Назирә турында сорашырга батырчылык итә. Бу вакытта Назирәнең әнисе дә үлеп китә. Әтисе Рәкыйп биш бала белән тол кала. Дәүләтгалинең ниятен аңлаган апасы, Әтнә базарына килгән Рәкыйп белән сөйләшеп карарга киңәш итә. Хатыны үлеменнән айнып җит­мәгән ата кеше: “Ярар, урынлы җир булгач, бирермен, әле алар бишәү”, – дип җавап бирә. Шул сөйләшүдән соң Назирә яңа гаиләдә яши башлый. Аның өчен җан атып торган әти-әнигә тиз ия­ләшә ул. Хәтта аларны әти-әни дип атый. Күңеленә әни назы җитмәгән сабый элекке гаиләсен дә тиз оныта.  Әмма Назирәне алып киткән Маһитап апасы бу бала үскәч, биш бала янына мине сыйдырмаганнар, дип үпкәләүдән куркып, Назирәне кабат Күшәргә кайтарып куя. 
Шушы вакыт аралыгында Назирә яңа гаиләгә, алар са­бый­га ияләшеп өлгергән була­лар. Аллаһы Тәгаләнең бүләге дип кабул иткән сабыйны, Дәү­ләтгали белән Маһишәрәф арба тар­тып, Назирәне алып кайтырга дип Күшәргә китәләр. Бәхет­ләренә каршы, урам буйлап барганда, капка алдында туфракта уйнап утырган сабый, аларны күреп алуга шатлыгыннан “Әти-әни”, дип алар янына йөгереп килә. Һәм шушы ике сүз аның яңа тормыш юлына сукмак сала да инде.
Бәхетле бала була ул. Әти-әнисе аңа ятимлек ачысын күр­сәтмиләр. Ашарына, кие­неренә ни теләсә, шул бар. Мәктәптә дә алдынгы уку­чы­ларның берсе була ул. Тормыш мәшәкатьләре беләнме, үз туганнары белән аралашмыйча үсә. Шулай да җиденче сыйныфта укыганда 1925 һәм 1930 елгы абыйлары эзләп таба аны. Һәм шуннан соң Назирә бертуганнары белән аралаша башлый.
Ир хатыны
Унынчы сыйныфны тәмам­лагач, эш эзләп мәгариф бүле­генә килә ул. Ул вакытта бүлек мөдире Кадыйр Сабирҗанов яшь кызга янәшәдә урнашкан редакциягә эшкә керергә киңәш итә. Назирәне башта хисапчы итеп эшкә алалар, аннары корректор вазыйфасына күчерәләр. Район газетасы “Социализм юлы” исемен йөртә. Укырга кирәклеген яхшы аңлаган яшь кыз читтән торып Мәскәү полиграфия техникумына укырга керә. Укулар Казандагы матбугат йортында үтә. 1954 елда Олы Әтнә егете Бахранга кияүгә чыга. Тормыш бер җай гына барганда, Назирә эшсез кала. Район бетерелү сәбәпле, редакция ябыла. Дәүләт имтиханын Мәскәүгә барып тапшырырга кирәк була. Шул вакытта ире: 
– Редакция юк бит инде, нигә имтихан тапшырырга, барып йөрмә, – дип юмалый.
Назирә дә ире белән килешә. Тех­­никум тәмамланмыйча кала. Аннары китапханәдә, балалар бакчаларында эшләп ала. Соң­рак “Союз матбугаты”, ул чор­да халык телендә “Союз пе­чать”кә эшкә урнаша. Шул хез­мә­тендә эшләп лаеклы ялга чы­га.
Кечкенәдән бе­лемгә тартыла ул. Яхшы билгеләргә генә укый. Әмма ялгыз калган әнисен ташлап китмәс өчен (әтисе Дәүләтгали сугышта үлеп кала), укырга да керми, читкә дә китми, хәтта Бахраны да йортка керә аның. 
– Бахран көнчерәк кеше иде. Шулай булса да, мине рәнҗетмәде. Аның белән өч балага гомер бирдек. Ирем белән улым бер-бер артлы үлеп киттеләр. Бахранның да, 28 яшьлек улым Эдуардның да вафатын бик авыр кичердем. Йөрәгемдә сакланган иң авыр борчуларым ул минем, – дип үткәннәрне барлады Назирә апа.
Ялгызы калгач, Әтнә авыл ху­җалыгы техникумына укырга килгән кыз балаларга таяныч, киңәшче була ул. Барлыгы 20ләп кыз сыену урыны тапкан бу йортта. Чит кеше белән яшәүләре җиңел түгел, әмма Назирә апа уку дәверендә яшәр­гә урын эзләп килгән бер генә кешене дә кире бормый. Аның киң күңеленә барысы да сыйган. 
90 яшьлек юбилее белән котларга килгәч тә, ачык йөзле, киң күңелле, сабыр, тыйнак Назирә апаның тормышын сокланып тыңладым. Олы яшьтә булса да, һәр сүзен, һәр фикерен тәмләп сөйли, бүгенге көндә дә китап укырга ярата. Хәтеренә исең китәрлек. Математика фәнен бик яратып укыган, хәтта бү­генге көндә кайбер формулаларны яхшы хәтерли. Алай гынамы соң, әйтеп тә бирә. 
Язмам ахырында Назирә апаның тагын бер сыйфатын язмый кала алмыйм. Бик тәмле итеп камыр ризыклары пешерә ул. Юбилее уңаеннан да балан бәлеше белән паштет пешергән иде (соңгысын әбиләр махсус ашка яки кунакка барганда гына пешерәләр иде... фирменный ризык ул). Паштетны күргәч, үземнең дә бала вакытым искә төште. 
Рәхәт кеше Назирә апа. Күңеле саф, үткәннәргә ачу сакламый, гайбәт сөйләми. Шуңадамы йөзеннән яктылык сибелә аның. Бүгенге көндә ул кызы Гөлзада тәрбиясендә бәхетле Ана булып гомер кичерә. Саубуллашкан вакытта Назирә апа белән тагын биш елдан очрашырга сүз куештык әле. Бирсен Ходай. Авылларыбызның күрке булган ак яулыклы әбекәйләребез моңа бик лаек.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев