Бензин бәяләре артты
Хәбәрләр

Бензин бәяләре артты

Хәтерлисездер, элегрәк ел башын яки квартал башлануны “Бәяләр тагын артыр инде”, дип куркып көтә идек.

 Хәзер алай куркасы юк, чөнки андый даталарны көтеп тормыйлар. Әнә, бензин бәяләрен дә 20 февральдән арттырганнар. Нәтиҗәдә, машина йөртүчеләр яратып куллана торган “АИ-92” маркалы бензинның бер литры 43 сум 10 тиенгә, аның “ЭКО” маркалысы 43 сум 80 тиенгә җиткән. Алар гына түгел, барлык төр ягулык­лар да “үскән”нәр.


Нет комментариев