Татарстанның Югары Ослан авылында, бензин канистры шартлап, 31 яшьлек ир-ат зыян күргән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсендә хәбәр иттеләр.
Гадәттән тыш хәл Меридиан урамында булган. Сарайда эшчеләр металл стеллажларны ремонтлаган вакытта эретеп ябыштыру эшләрен башкарган. Кайсыдыр мизгелдә бензин салынган пластик канистра шартлаган. Эшчеләрнең берсе ялкынны сүндерергә тырышкан. Аяклары пешкән ир-атны Югары Ослан үзәк район хастаханәсенә озатканнар.
«Янгын эретеп ябыштыру эшләрен башкарганда янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозу сәбәпле чыккан. Әлеге факт буенча РФ Җинаять кодексының 144нче матдәсе нигезендә тикшерү үткәрелә», — дип белдерделәр агентлыкка ведомствода.
Нет комментариев