Бер атнага – 21 протокол
Район Эчке эшләр бүлегенең ЮХИДИ бүлекчәсе җитәкчесе Айнур Ямалиевтан алынган мәгълүматлар буенча, узган 22-28 март көннәрендә район юлларында барлыгы 21 юл хәрәкәте кагыйдәсен бозу очрагы теркәлгән.
Биш җәяүлегә юлны дөрес урыннан чыкмаган өчен, бер йөртүчегә баланы машинада махсус утыргычсыз йөрткәнгә, бишесенең номерлары пычрак булганга ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан административ протоколлар төзелгән. Бер вак юл һәлакәте теркәлгән.
«Көннәр үзгәрүчән, бураннар да булуы көтелә. Юлларда игътбарлы булыгыз», – ди җитәкче.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев