Берәү дә битараф калмаган
Яшим дип яшәгән бу тырыш, булган хатынны язмыш кочагына ташламыйк, булышыйк әле
15 июнь көнне районыбызның Ары авылында яшәүче Гөлзия Шакирова йортында янгын чыгып, берничә сәгать эчендә бөтен йорт-җирне көлгә әйләндерә.
Янгын – бик куркыныч афәт. Ул синнән исемеңне дә, фамилияңне дә сорап тормый. Бер тотынса – бар дөньяны ялмап алырга мөмкин. Бу очракта да нәкъ шулай килеп чыга. Сабантуйлар арты, халык бәйрәм белән бәйле күңелле мәшәкатьләрдән арынып кына килгән чак. Җитмәсә, иң тәмле йокы вакыты, төнге икенче яртылар тирәсе. Фаразлар буенча, янгын әлегә бер ни белән дә җиһазланмаган янкормадан башланган. Бу эш буенча тикшерү бара, аның нәтиҗәләре ни күрсәтер.
Гөлзия Шакирова безнең якларга Казахстаннан күчеп кайткан. Арча сәүдә училищесын тәмамлаганнан соң, 18 яшендә сәүдә эшенә килгән. Югары Мәтәскә авылында башлап җибәргән ул үзенең хезмәт юлын. Субаш Аты, Биектау районының Ташлы Кавал авылларында да эшләргә туры килә. 1989 елда Ары авылы кибетчесе декрет ялына китеп, бер ел буе авыл халкы кибетсез интеккәннән соң, сәүдә оешмасы җитәкчеләре аны бирегә җибәрәләр. Кибеттә, аннан соңрак 15 ел күмәк хуҗалыкта хезмәт куя. Бүген дә эше сәүдә белән бәйле.
Тормышка менә шушы янгын чыккан нигез хуҗасына чыга. Өч балага тормыш бүләк итәләр. Бүген ул балалар үсеп, буй җиткән инде. Олы кызы тормыш иптәше белән Күәм авылында гомер кичерә. Уртанчы улы – Казанда. Кече кызы гаиләсе белән Питрәч районында яши. Гомере көзләренә ялгызы гына кергән Гөлзия, ир дигәне байтак еллар читтә яши.
– Мин тормышка чыкканда бу урында кечкенә генә йорт иде. Акрынлап төзедек, – дип искә ала Гөлзия.
Янгын чыккан көнне ул билгеле инде, өендә була. Өйгә төтен исе кергән кебек булгач, верандага чыга.
Шарт-шорт килгән тавышны ул башта боз ява дип уйлый. Янгын бит бөтенләй уйламаган җирдән башлана.
Бу янкорманы улы үзенә дип сала, әле ул төзелеп тә бетмәгән була. Янгын чыкканын аңлап, тәрәзә аша сикерә Гөлзия.
– Өстемдәге туникамны алдын артка кигәнмен каушаудан. Берни аңларлык хәлдә түгел идем, башка суккан кебек булды, – ди ул.
Ул арада күршеләре Гүзәлия һәм Рәфикъ Фәйзрахмановлар ярдәмгә ашыга. Авыл буйлап машина белән халыкны нәкъ менә алар җыя. Шул тирәдә йөргән аучылар да ярдәмгә килә. Әле бит йорт-җир белән генә түгел, мунчасы бар, лапасы. Лапас тулы малы – сыер, үгез, тана, бозау – барысы дүрт баш терлек.
– Сатар өчен түгел, балаларыма ит-сөт булсын өчен асраган малларым, – ди Гөлзия.
Лапасны арт яктан су сиптереп Күәм егете Рәдис Әхмәдуллин саклый. Гөлзия аңа мең рәхмәтле, бүген лапасы, маллары исән-сау. Авыл халкына, күршеләренә, үзе эшләгән кибет хуҗаларына да бик-бик рәхмәтле хатын.
– Берәү дә читтә калмады, һәркем кулыннан килгәнчә ярдәм итте, –ди.
– Хуҗаларым – Илсия һәм Марат Нуриевлар каршында башымны иям. Бөтен кирәк-яракны алып кайтып бирделәр. Күршеләрем ашата, иртәнге биштә үк ашлар пешереп, табынга чакыралар. Күәмнән кызым да ризыклар китереп тора. Ары авылы халкы бик нык булышты. Беркем дә минем кайгыма битараф калмады. Барысы өчен дә бик зур рәхмәт, – ди ул.
Шунысы кызыклы, Гөлзия ханым моннан байтак еллар элек онкология белән бәйле операция кичергән.
Шул чактан ук калган ике дога китабы бөтен йорт-җир янып бетсә дә, исән калган, ялкын аларга бөтенләй тимәгән.
– Аларны кочаклап еладым. Хәзер яшәгән сараема кертеп куйдым, алар һаман минем белән, – ди хатын.
Әйе, йорты янып, көлгә әйләнгән ялгыз хатын нигезен, мал-туарларын ташлап китмәгән, исән калган сараеның бер почмагында көн күрә бүген.
– Ярдәмегездән ташламасагыз иде. Миңа күп кирәкми – утырып ашарыма, ятып йокларыма бер кечкенә генә почмак булса – шул җитә, – ди ул күз яшьләре аша.
Хөрмәтле райондашлар! Районыбыз халкы элек-электән үзенең мәрхәмәтлелеге, һәрчак ярдәмгә әзер булуы белән билгеле. Мондый хәлдә калучылар бер Гөлзия генә булмады. Язмышларына янгын җитди үзгәрешләр керткән гаиләләр байтак. Аларның һәркайсына кулдан килгәнчә ярдәм иттек, терәк булдык. Бүген алар тулы канлы тормышка әйләнеп кайтты. Яшим дип яшәгән бу тырыш, булган хатынны да язмыш кочагына ташламыйк, булышыйк әле. Ил төкерсә – күл була, азмы-күпме, хәлебездән килгәнчә тырышыйк.
Янгыннан зыян күргән Гөлзия Шакировага матди ярдәм итәргә теләүчеләр өчен кызы Шакирова Гөлназ Мәхмүт кызының карта номеры - 4000 7934 7300 9837 (“Ак барс Банк”) Акчаны “Әтнә таңы” газетасы редакциясенә дә кертергә мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев