Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Бер сайлауны да калдырганы юк

Дусым авылыннан Гөландам әби Хадиева әнә шулай дип горурлана. Аның белән 1002нче Дусым сайлау участогы каршында очраштык.

Дөреслектә, күпне күргән, күпне кичергән инде ул үз тормышында. Ачысын да, төчесен дә бер генә татымаган. Иң газаплысы — 14 ел элек Әфганстанда интернациональ бурычын үтәп кайткан улы Дилүсне югалкан.
Шулай да күңел төшенкелегенә бирелми ул. Ни дисәң дә, 5 бала анасы. Өч кызы — тормышта, Россиянең төрле почмакларында, төрле шәһәрләрдә яшиләр. 
— Сайлауның берсен дә калдырганым юк, — ди ул. Шунда ук көлеп өстәп куя:
— 85нче сайлаудыр инде бу минем, төгәл исәбен хәтерләмим, — ди.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев