Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Берничә мәсьәлә каралды

Район хакимияте каршында эшләп килгән балигъ булмаган балалар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау комис­сиясенең чираттагы утырышы узды.

Бу юлы да утырыш берничә мәсьәләне үз эченә алды. Исерткеч эчемлек кулланган ананың балаларына карата булган ямьсез күренешләре күз уңында булды. Моннан тыш, районның Бәрәскә, Бәрәзә, Иске Өҗем, Олы Мәңгәр, Күшәр мәктәпләренең директор урынбасарлары тәрбия эше буенча башкарылган эшләре турында хисап тоттылар. 
Бала – бәгырь җимеше, диләр. Арабызда Ана булу бәхетенә ия булып та, аның кадерен белмичә яшәүче хатын-кызларыбызның булуы күңелне әрнетә. Исерткеч эчемлек кулланган кешегә берни дә кирәкми, әлбәттә. Әмма биредә балалар язмышы бит. Ярый ла ана кеше үз гаебен аңлап, төзәлеп китсә, әгәр ялгыш юлдан арына алмаса, балаларны ни көтә? Әбием салмыш кешеләрне күргәч һәрвакыт: “Раббым, тәүфыйкь бир бу бәндәңә”, – дия торган иде. Биредә дә шулай дип кенә телисе кала.
Мәктәпләргә килгәндә, һәркайсында эш җиренә җиткереп оештырылган. Укыту буенча да, тәрбия, хезмәт ягыннан да һәр мәктәп үз мәнфагатен күздә тотып эш алып бара. Алга таба да хәвеф-хәтәрсез генә эшләргә язсын аларга.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев