“Без һәрвакыт ярдәмгә әзер”
Дәүләт Мәшгульлек үзәге шушы көннәрдә үзенең оешуына 30 ел тулуны билгеләп уза.
Узган гасырның 90 елларында оешкан әлеге хезмәт кешеләрне эш белән тәэмин итү, шул ук вакытта авыр тормыш хәлендә калучыларга матди ярдәм күрсәтү максатында эшләп килә. Эшсезләрне мөмкинлекләреннән чыгып эш белән тәэмин итү, үзәктә теркәлүчеләргә пособие түләүдән тыш, соңгы елларда тормышка ашырылып килгән дәүләт программалары нигезендә, халыкка төрле яклап ярдәм күрсәтүне дә үз эченә ала ул. Соңгы елда эшләп килгән милли “Демография” проектын гына алыйк. Район мәшгульлек үзәге җитәкчесе Алсу Сабирова сүзләренә караганда, әлеге проект буенча бала белән декрет ялында утыручы, шулай ук 50 яшьтән өлкәнрәк ханымнар өчен яңа һөнәр үзләштерү мөмкинлекләре тудырылган. Олы Әтнәдән декрет ялында утыручы Алинә Әхмәтҗанова проект кысаларында тегүче һөнәрен үзләштергән. Ә менә Мөндеш авылыннан Дилә Әминова исә 50 яшьтән өлкәнрәкләргә кагылган проект нигезендә пешекче һөнәренә укыган.
– Авыл җирендә яшәгәч, төрле эшләрдә хезмәт куярга туры килде, – ди Дилә ханым. Пешекче һөнәрен үзләштерү мөмкинлеге бар дигәч, бик теләп ризалаштым. Хатын-кыз болай да гел ризык тирәсендә – гаиләгә пешерми хәлең юк. Әмма бу өлкәдә белемең дә булгач, барыбер икенче инде. Әллә кая ерак барасы да булмады. Үзебезнең Әтнә авыл хуҗалыгы техникумында укыдык. Олыгаеп беткәч укып йөрү кыен булыр дигән идем, әмма бөтенләй киресенчә булды. Үзенә бер аралашу да бит әле бу. Мәшгульлек үзәгенә шундый мөмкинлек тудыруы өчен бик рәхмәтлемен.
– Үзебездә исәптә торучыларны җәмәгать эшләренә дә еш тартабыз, – ди Мәшгульлек үзәге җитәкчесе. Еш кына әнә шундый эшләрдә катнашып, шул эштә эшләп тә калалар. Андыйлардан Рузия Галимова, Фирдәвес Гәрәеваны мисал итеп китерергә мөмкин. Үзмәшгульлек буенча мөрәҗәгать итүчеләрне дә кире какмыйбыз. Үз хуҗалыкларына сыерлар алу өчен бер елга 145 мең сум акчадан файдаланучылар да булды. Эшмәкәр буларак теркәлеп, райондашыбыз Джания Закирова ике сыер алды. Моның өчен алдан бизнес – план төзергә кирәк һәм квартал саен тиешле салымны түләү мәҗбүри. Әнә шулай безнең ярдәм белән Джания ханым ике сыерлы булды.
Мәшгульлек үзәге тарафыннан мөмкинлекләре чикле затларны, шулай ук пенсия алды яшендәгеләрне эш белән тәэмин итү буенча да зур эш алып барыла. Мөмкинлеге чикле Фидаил Сабирҗановның квота буенча “Мәңгәр” күмәк хуҗалыгында эшли башлавы нәкъ әнә шул хакта сөйли. Инвалидларны бер айга эшкә урнаштырып, аңа материаль ярдәм күрсәтү мөмкинлеге дә бар. Әгәр бу эш аңа ошый икән, ул шунда эшләп кала. Мондыйлар өчен “Беренче хезмәт урыны” программасы да эшләп килә. Оешма андыйларны эшкә ала икән, өч ай буе оешмага әлеге затның хезмәт хакына түләнгән акча кире кайтарыла.
Авыл җирлегендә яшәгәч, балалар да кечкенәдән кул арасына кереп үсә. Җәйге каникул чорында күпләр күмәк хуҗалыкта хезмәт куя. Андыйларга Мәшгульлек үзәге тарафыннан да өстәмә акча түләнелә. Билгеле, бу 14 яшен тутырган балаларга кагыла. 11 сыйныф укучыларының җәйге каникул чорында курсларда укытып, үзләре теләгән һөнәр алу мөмкинлеге дә бар. Күп кенә кызлар әнә шулай “визажист” һөнәрен үзләштергәннәр.
Читкә китеп эшкә урнашучыларга да ярдәмгә килә үзәк. Андыйларга беренче айда торак һәм коммуналь хезмәтләр өчен түләү белән ярдәм итәләр. Еш кына кыскартылып яисә башка сәбәпләр белән эшсез калучыларга психологик яктан ярдәм кирәклеге ачыклана. Ул очракта читтән психолог чакыртып, ярдәм күрсәтелә. Шул ук вакытта психолог белән мәктәпләргә чыгып, укучылар белән профориентация эше буенча махсус чаралар оештырыла.
Социаль яктан авыр хәлле гаиләләргә дә ярдәм буларак, өлкәннәрне, шул ук вакытта каникул чорында балаларны эшкә урнаштыру буенча эш алып барыла. Суд приставлары белән алимент түләмәүчеләрне ачыклау буенча махсус рейдларга чыгалар, андыйларга эшкә урнашуда ярдәм итәләр. Барлык төр эшкә урнаштыру бары тик “Работы России” порталы аша гына тормышка ашырыла.
Белешмә
Район Мәшгульлек үзәге 1991 елның 11 апрелендә оеша.Соңгы елларда аны Зөлфәр Галимуллин җитәкләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев