Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Безгә дә якынлашып килә

Сентябрь башларында Рәсәйдә 15 очрак кош гриппы теркәлүе турында хәбәр иткән идек.

Бу – Әстерхан, Төмән, Чи­ләбе, Дагыстан, Краснодар өлкәләрендә күзәтелде. Кызга­
нычка каршы, соңгы айда кош гриппы Татарстанга якын бул­ган өлкәләрдә – Оренбург, Са­ратов, Самара hәм иң соңгы оч­
рак Башкортостанның Туймазы районындагы “Алтын каз” фер­мер хуҗалыгында теркәлгән.
– Туймазы Татарстан рес­публикасы районнары белән чиктәш. Шуның өчен безгә ае­руча сак булырга кирәк. Иң бе­ренче бу өлкәләрдән кош-корт hәм аның продукциясен сатып алмаска киңәш итәбез, – ди рай­он ветеринария берләшмәсенең мал табибы Сәлих Шаһиев.

Шәхси хуҗалыкларда кош-корт ишегалдында яки урамда йөрергә тиеш 
түгелләр.

Алар йөргән әйләнә-тирә сет­ка белән әйләндереп алыныр­га тиеш. Үсеп беткән кош-корт­ларны мөмкин кадәр тизрәк 
суеп бетерергә киңәш итәбез. Үзебезне-үзебез сакламасак, безне беркем сакламас.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев