“Безнең акыллы булышчыларыбыз” темасына дәрес үткәрделәр
22 ноябрьдә сүзлекләр һәм энциклопедияләр көне билгеләп үтелә.
Шушы уңайдан Комыргуҗа авылы китапханәчесе урта мәктәпнең 5 сыйныфында “Безнең акыллы булышчыларыбыз” темасына дәрес үткәрде. Укучылар сузлекләрнең тарихы, китапханәнең белешмә фонды, белешмә басмаларның классификациясе, аларның күптөрлелеге һәм әһәмияте белән таныштылар. Шулай ук сүзлекләр һәм энциклопедияләрдән кирәкле информацияне табарга өйрәнделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев