Безнең Алдынгылар республикада яңа юнәлеш билгели
Хәбәрләр

Безнең Алдынгылар республикада яңа юнәлеш билгели

Районыбызның җирле Алдынгылар Советы рәисе һәм аның урынбасарлары күләмле һәм тарихи вакыйгада — Татарстан Республикасы Алдынгылар Советының күчмә Беренче утырышында катнаша.

Бу юлы утырыш Чуваш Республикасы җирендә уза!

Көн тәртибендә иң мөһим мәсьәләләр берсе: Татарстан Республикасы Алдынгылар Советы рәисен һәм Хәрәкәтебезнең төп юнәлешләре буенча лидерларны сайладык. Безнең җирле Алдынгылар Советы рәисе, Олы Әтнә мәктәбенең 9 нчы А сыйныфы укучысы Зәринә Заһидуллинаның җиңүе! Зәрина балалар инициативалары лидеры исеменә киеренке көрәштә катнашты һәм БИК ЗУР ҖИҢҮ яулады! Зәринаны лаеклы җиңүе белән котлыйбыз! Сиңа чиксез энергия, иң кыю идеяларны тормышка ашыру һәм яңа биеклекләр телибез! Мондый лидерлар белән без теләсә нинди бурычларны уңышлы хәл итәрбез.

Эльниза Мәгъмусова, Олы Әтнә мәктәбенең 10нчы сыйныф укучысы, Алдынгылар Совета рәисе урынбасары


Нет комментариев